Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Өлкәннәр көне уңаеннан туксанлап райондашыбызны үзәк ашханәгә чакырып хөрмәтләделәр, кунак иттеләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр дә тараттылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларны моңлы һәм шаян җырлары белән яшьлекләренә алып кайттылар, күзләреннән яшьләр дә чыгардылар.

Бәйрәмдә элеккеге колхозчылар, терлекчеләр, сыер савучылар, чөгендер игүчеләр, механизаторлар һәм районда төрле оешмаларда үз эшләрен намус белән башкарган, кадер-хөрмәткә бик лаек якташларыбыз утыра.

Кунаклар арасында үзләре пенсия яшендә булсалар да, олы яшьтәге якын кешеләрен тәрбияләүчеләр дә бар. Ульяновка авылыннан Зинаида Якимова инде 30 елдан артык авыру әнисен карый. 16 яшеннән фермада сыер савучы булып эшли ул. Пенсиягә чыгар алдыннан 7 ел мәктәп ашханәсендә балаларны тәмле ашлар белән сыйлаган. 80 яшьлек әнисен тәрбияләүче Зинаида Константиновна бүген үзе дә улы һәм килене хөрмәтендә, янында оныклары чабышып йөри.

Иске Кади авылыннан күршеләр - Әсма Кәлимуллина белән Иркәнур Галәвоваларның районда оештырылган бәйрәмдә беренче генә катнашулары. Мондый игътибар өчен алар бик рәхмәтле.

-7 классны тәмамлагач колхоз эшенә тотынган идек, эш, дөнья мәшәкате белән 83 яшькә җиткән сизелмәде дә, - ди биш бала анасы Әсма апа. - Без эшләмәгәннәр калмагандыр – урагын да урдык, фермада сыер да саудык, таналар да карадык, саламын да өйдек, өчәр гектар чөгендер дә үстердек. Чөгендер эшкәртүдә балалар нык булышты инде. Күршем Иркәнур белән туганнар кебек яшибез. Яшь вакытта да, хәзер дә эшебез дә, ашыбыз да бергә булды, бер-беребезгә ярдәмләшеп тордык. Бүген улым, киленем, оныкларым тәрбиясендә яшим, бәхетле картлык кичерәм.

Бүген районыбызда балалары, якыннары булмаган 185 әби-бабай яши. Аларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре таратылды.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр дә бүләксез калмады.

Әмин Әгъләмов (Әмир авылы) 75 яшен тутырса да, тормыштан зарланмый. Әле бүген дә карчыгы белән мал-туар, сыер асрап гомер итәләр. “Авыл җирендә яшәгән ир-ат сыер да асрамаса нәрсә була инде?!” - дип елмая ул.

Туймәттә 25 ел трактор иярләгән, аннан соң 17 ел хат ташучы булган Мәүлет Хәйруллин яшьлеген, колхозда эшләгән елларын сагына, авылларның бетеп баруына, колхозларның таркалуына эче поша.

Бәйрәм кунакларын бу көнне район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тәбрикләде.

-Сез сугыштан соңгы авыр елларда хезмәт куйган, төрле авырлыклар күреп тә, сынмаган, сыгылмаган, намус белән яшәгән буын. Сезгә һәм райондагы барлык өлкәннәргә исәнлек телим, - диде ул.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә - Өлкәннәр бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X