Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә каба тарихын өйрәнделәр

Элек әби-бабаларыбыз кулдан паласын да сукканннар, йоннан оекбашын да бәйләгәннәр. Тик хәзерге яшьләр өчен әлеге эшләр инде ят, без аларны кибеттән генә сатып алырга өйрәнгән. Туган якны өйрәнү музеенда, хатирәләрне яңартып, каба тарихын да искә төшерделәр.

Кич. Ике күрше әби эскәмиядә сөйләшеп утыра. Элек булган, үткәннәрне барлыйлар... Кичәне музей хезмәткәрләре шундый театральләштерелгән күренеш белән башлап җибәрделәр.

- Кыш көне оекбаш, бияләй, шәл кебек җылы әйберләр кирәк була. Шулай ук, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы буенча да шәл бәйләү тарихын өйрәнәләр. Шуларны берләштереп, районда яшәүче халыкларның тарихын һәм традицияләрен өйрәнү буенча чаралар циклы башлап җибәрергә булдык. Бу – тәүгесе, - ди оештыручыларның берсе, туган як тарихы музее экскурсоводы Гөлгенә Харисова. - Хәзер өйдә бәйләүче бик сирәк бит, шуңа онытылып баручы кул эшләрен яңарттык.

Каба – йон эрләү җайланмасы.

Беренче кабаны якынча 500-1000 еллар аралыгында Һиндстан якларында уйлап тапканнар, дип фаразлана. Якын Көнчыгыш аша ул Европа илләренә дә килеп кергән. Кичәгә килгән оста куллы апаларны каба тарихыннан шундый фактлар белән Туган як тарихы музее директоры Лилия Селезнева таныштырды. Шул арада берәүләр йон язып, икенчеләре эрләп утырды.

-Элек шушы кул эшләрен җыелышып, кич утырып башкара идек. Эш арасында бераз ял итеп, күңел ачып та аласың, дип искә алды кичәгә гармуны белән килгән Мәрьям апа Дәүләтшина. – Аулак өйләргә җыелу, бердән, утка экономия, икенчедән, яшь кызлар белән егетләрнең танышу – очрашу урыннары да булган. “Подгорный”, “Крис” уйнап, эшен дә эшләп, ял да итеп кайта идек.

Чарада шундый өмәләрдә әйтелгән табышмакларны, мәкаль - әйтемнәрне, кисәтүләрне, сарык йонының файдалы сыйфатларын әйтеп үттеләр. Мөнәҗәтләр, җырлар башкардылар, хәтта “Орчык бөтерү” уенын да уйнадылар.

- Шундый чараларны, яшь буынга өйрәтеп, балалар белән берлектә дә оештырырга ниятлибез, - диде Гөлгенә Харисова, кичәне тәмамлап.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев