Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә иң дус ишегалдын ачыкладылар

“Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә быел район үзәгендәге алты йортның ишегалды тәртипкә китерелергә тиеш.

-Совет урамындагы 45, 45а, 47, 49, 51 һәм Дзержинский урамындагы 39а йортларының ишек алларына бордюрлар урнаштырып, яңа асфальт салынды, яктырткычлар куелды, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Дөрес, бу эшләр озакка сузылды, чөнки подрядчы оешма, язгы сулар подъезларга кермәсен өчен, иске асфальтны гына түгел, ә байтак туфракны да казып чыгарды. Хәзер бу ишегалларында кече архитектура формалары: эскәмияләр, чүп өчен урналар, кер киптерү урыннары урнаштырасы, ясыйсы калды.

 

-Йортыбыз бик матур булды. Автомобильләр кую өчен парковка, каты көнкүреш калдыклары өчен аерым мәйданчык ясалды, яктырткычлар да урнаштырдылар. Хәзер төнлә дә көндез кебек, яп-якты, - ди Дзержинский урамындагы 39а йортында яшәүче 84 яшьлек Людмила Исаева. – Йорттан ерак китмичә йөреп кайтырга да була. Ял итү өчен эскәмияләр генә кирәк.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында район мәдәният йорты артистлары Җиңү паркында “Иң дус ишегалды” дип исемләнгән чара  уздырдылар.

Музыкаль – уен программа барышында әлеге күп фатирлы йортларда яшәүче иң өлкән әби-бабайларны хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар, балалар белән уеннар оештырдылар, концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Биредә җиңүчеләрне билгеләмәгәннәр, һәр йортта дус, тату чирмешән кешеләре яши.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев