Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә эш урыннарында һәлак булган полиция хезмәткәрләрен онытмыйлар

    2009 нчы елның 23 декабрендә, кораллы җинаятьчене тоткарлаганда, милиция майоры Мирсәет Кәбиров һәлак булды. Район халкын тетрәндергән әлеге вакыйгадан соң ун ел гомер үткән. Шөкер, кыю якташыбызны онытмыйбыз, еш искә алабыз.

    Туган авылы Кызыл Ярда җирләнгән батырның ике кызы ятимә, ә хатыны Тәгъзимә тол калды.

    Район полиция бүлекчәсе коллективы быел үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткәндә, Мирсәет Мирсәяф улын һәм шулай ук  хезмәт бурычларын үтәгән вакытта һәлак булган Күтәмә егете Николай Якунинны һәм Яңа Чишмәдә туып үскән Фәнүс Мөбарәкшинны да  искә алдылар, алар истәлегенә полиция бинасы каршында куелган мемориал түренә чәчәкләр куйдылар.

    Чараның рәсми өлешендә  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнаштылар.

    -Район халкы тыныч яшәсен, һәр тармакта уңышларга ирешсен өчен имин яшәү шартлары тудыру бик мөһим. Бу уңайдан сез - төп ышанычлы көчебез. Көндәлек хезмәттән тыш, бәйрәм булсынмы, төрле мөһим чарамы, полиция хезмәткәрләре һәрчак сафта, - диде котлау сүзендә район җитәкчесе. – Якташларыбыз кыен минутларда, иң беренче чиратта, сезгә мөрәҗәгать итә. Сез алга таба да  авыр хезмәтегезне лаек-
    лы дәвам итәрсез, дип ышанам.

    Фердинат Мидхәт улы районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясниковка  район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.    

    Бәйрәм көнне ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закон үтәлеше буенча инспектор Сергей Барабашкин, участок уполномоченные Айрат Ногманов, оператив дежурный Андрей Минаев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

    Полиция хезмәткәрләрен Ольга Павлова да тәбрикләде, аларга имин тормыш, сәламәтлек, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде,  рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

    - Кайнар нокталарда хезмәт итү дә, тыныч тормыштагы кыенлыклар белән очрашулар да сезнең җилкәләрдә тора. Еш кына үзегезне куркыныч астына куярга да туры килә. Көн дә өйләрегезгә исән-сау кайтырга язсын, анда да сезне сөенеп каршы алсыннар, – диде ул.

    Ольга Ивановна Мирсәет Кәбиров һәм Фәнүс  Мөбарәкшинның тол калган хатыннарына - Тәгъзимә Кәбировага һәм Чулпан Мөбарәкшинага   Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

    Тантанада полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов та хезмәттәшләренә үз теләкләрен ирештерде.

     

    Фото: автор

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: