Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә берьюлы өч бәйрәм узды

Диләрә Яруллина да илнең чын гражданины булды. Тукай поселогында яшәүче, 14 яше тулган якташыбызга бу документны Яшьләр көнендә тапшырдылар.

Бүгенге чарага ул әтисе һәм бабасы белән килгән.

-И көтте инде кич җиткәнен, хәзер мин дә, озакламый сезнең кебек сайлауга барачакмын, - дип сөенде, - ди аның турында бабасы Габделхак Кәримов.

Паспорт алучылар унберәү иде. Аларның һәркайсын кемдер озата килгән – әтиләре-әниләре, әбиләре-бабайлары.

-Илнең лаеклы гражданнары булыгыз, сезнең хакта яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын. Нәкъ бәйрәм башланган вакытта кояш чыкты, бу да яхшы билге, - дип, Россиянең яшь гражданнарын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин да тәбрикләде.

Яшьләр һәм физкультурачылар бәйрәме уңаеннан оештырылган тантанадан 60 малай һәм кыз эче кирәк-ярак уку әсбаплары белән тулы сумкалар асып киттеләр. Аларга әлеге бүләк ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, район һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре Советлары, депутатлар ярдәмендә алынган.

-Игелекле иганәчеләргә бик зур рәхмәт, бүген ике улыбызга – Антонга һәм Евгенийга сумкалар бирделәр. Болай булгач без мәктәпкә әзер. Гаиләбез ишле, инде дүрт балабыз мәктәпне тәмамлады да, - ди Чирмешәннән Галина Перцева.

Гомумән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе барышында байтак якташыбызга булышу җаен таптылар.

Бүгенге бәйрәмдә ярминкә дә булды – район мәктәпләре байтак продукция – азык-төлек алып килгәннәр. Билгеле, аларны чагыштырмача юнь бәядән саттылар.

Нинди тантана җыр-биюсез узсын ди, Яшьләр мәйданчыгында концерт та булды.

фото автора

Чирмешәндә Яшьләр көне узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X