Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттеләр

Быел да район үзәгендәге Азатлык сугышчысы, Мәңгелек ут каршындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданга Бөек Җиңү көнендә байтак кеше килде.

Бәйрәмне Чирмешәндә дә зурлап, купшы, колачлы билгеләп үттеләр. Иртәдән үк, көн аяз, кояшлы, җылы булды.

Бездән инде шактый ерагайса да, илебез тарихындагы бу вакыйга әһәмиятен югалтмый, иксез-чиксез югалтулар көне бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү, дәһшәтле сугыш чоры хәтердә кабат яңара.

Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлау чыгышын тыңладык.

-Безнең өчен Җиңү көне – аерым бәйрәм. Ул үзендә кайгы һәм шатлык күз яшьләрен, югалту авыртуын һәм зур корбан итүләрне тоташтыра, - диде район җитәкчесе. Кыска, әмма зур мәгънә сыйган “Җиңү“ сүзендә миллионнарча совет солдатының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда авыр, киеренке хезмәт ачык күренә.

Җиңүче батырлар буынына карата чиксез хөрмәтебезне һәм мәхәббәтебезне белдерү өчен сүзләр табу авыр.

Тиңдәшсез батырлыклары өчен, гомерләре өзелгәннәр алдында баш иябез.

Митингта чирмешәнлеләрне Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Кобелев Татарстан Президенты исеменнән котлады. Шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин, районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Габделбарый Галиев һәм башкалар да котлау сүзләре ирештерделәр.

Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары Габдулла Мөхәммәтшин (Лашман) һәм Габделхак Җиһаншин (Югары Чегодай) да килгәннәр. Күкрәкләре тулы орден-медальле якташларыбыз, шөкер, аякларында, халык белән аралашып яшиләр.

-Кичә авылда оештырылган бәйрәмдә дә катнаштым, бу көннәрдә бик күп бүләкләр китерделәр, - ди 95 яшьлек Габдулла абый. - Кызганыч, нык туздык. Алай да бу көнне күрә алуыма сөенәм, тормышыма шөкер итәм. Елдагыча, Совет урамы буйлап марш атлап узган егетләрне һәм кызларны алкышладык, аларга көч биреп тордык.

Чирмешән районыннан гына да 19 мең 852 кеше фронтка китә, 8534 якташыбыз һәлак була. Исән кайткан ветераннарның бүген дүртесе генә исән.

Район һәм оешмалар исеменнән Азатлык сугышчысы һәйкәле, Мәңгелек ут түренә, Геройлар Аллеясында, веноклар, чәчәкләр куйдылар.

Бәйрәм концерт, спорт уеннары  белән дәвам итә, кич салют белән тәмамлана. Гомумән, алда язылганча, быел Чирмешәндә Бөек Җиңү көне аеруча тантаналы, истә калырлык үтте.

фото: Кадрия Гамирова

Чирмешәндә - Бөек Җиңү көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X