Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә балаларны яклау көнендә паспортлар тапшырдылар

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар. Ул бит әле иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар башланган көн дә.

Яшьләр мәйданчыгына җыелган балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, уеннарда катнашты, бүләкләр алды. Сәхнәдә яшь артистлар тамашачыларны үз осталыклары белән хәйран калдырса, башкалар үзләрен төрле мәйданчыкларда сынап карадылар. Биредә шашка уйнарга, яңа китаплар белән танышырга, кроссвордлар чишәргә, спорт уеннарында да катнашырга мөмкинлек бар иде.

-Оештыручыларга рәхмәт, бәйрәм бик матур, аттракционнар да  күп. Балалар рәхәтләнеп күңел ачалар, - ди Чирмешәннән Альбина Гыйльфанова.  

Бәйрәм соңгы айларда 14 яшен тутырган 19 яшүсмер өчен аеруча истәлекле, чөнки бүген аларга тантаналы шартларда, чарага килгән йөзләгән кеше алдында, паспорт бирделәр.

автор фотолары

"Балачак бәйрәме"ннән 36 фотография

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев