Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә балалар бәйрәмендә хәтта бассейн да бар иде

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район мәдәният йортында узган бәйрәмдә малайлар һәм кызлар көннең салкын булуыннан да курыкмадылар, хәтта бассейнда да йөзделәр.

Ярый әле, бассейнга су урынына кечкенә шарчыклар тутырганнар, әмма моңа карамастан да сабыйлар рәхәтләнеп “коендылар”. Гомумән, бу көнне бәйрәм кунаклары төрледән-төрле уеннарда, бәйгеләрдә күңел ачтылар, концерт номерлары карадылар, призлар оттылар. Мөгаен, бүген бер бала да бүләксез калмагандыр.

-Бәйрәмдә оныгым чыгыш ясады, аны карарга килдем, -ди Чирмешәнгә Самарадан кунакка кайткан Наталья Филимонова. – Искиткеч матур тамаша оештырганнар. Молодцы. Салкын көн дә балаларның кәефләрен төшерми. Яшь артистларга таң калырлык, шундый югары дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар. Мин шәһәрдә дә шундыйрак бәйрәмнәргә барганым бар, әмма монда бөтенләй башка атмосфера: халык актив, якты йөзле, ачык күңелле, бөтенесе бер-берсен белә.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә район оешмаларының тематик мәйданчыкларында тәкъдим иткән бәйгеләрдә көч сынаштылар. Район мәдәният йорты буенча таралган уен мәйданчыклары бер буш тормады. Кемдер утырып уйный торган уеннарга өстенлек бирсә, башкалар үзләрен хәрәкәтле бәйгеләрдә сынап карады. Сайлап алырга да мөмкинлек бар иде. Әйтик, район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары мәйданчыгында велосипедка чират төзелде. Район мәдәният йортының “Аквагрим” остаханәсендә дә кызлар гына түгел, малайлар да йөзләренә төрле рәсемнәр ясаттылар. Яшьләрнең ял итү үзәге, китапханәләр, мемориаль үзәк, балалар сәнгать мәктәбе, инвалидлар оешмасы, “Ак барс” банк, мәгариф учреждениеләре, социаль хезмәтләр- барысы да балаларга бәйрәм кәефе тудырыга тырыштылар. Быел  без дә, район газетасы редакциясе хезмәткәрләре, әлеге бәйрәмдә балалар белән үз мәйданчыгыбызда аралаштык, башкалар кебек үк уеннар, бәйгеләр үткәрдек, җиңүчеләрне бүләкләдек.

-Бәйрәм күңелле узды, кызым Ангелинага да бик ошады, оештыручыларга рәхмәт, -диде Чирмешәннән Ольга Прокопьева.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Балачак бәйрәменнән 33 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев