Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә атлар күбәйде

    Декабрь аенда район үзәген атлар "басты". Алар бөтен җирдә диярлек хуҗа: редакция, коммуналь хуҗалык бинасы каршында, балалар сәнгать мәктәбе янында, янгын часте тирәсендә дә алдагы "зәңгәр ат елы"на багышлап, шушы хайванны кардан әвәләп ясадылар. Тагын бер яңалык: Чирмешән үзәгендәге "Юбилейный" мәйданында чыршы бастыралар. 14 метрлы "кунакны" узган якшәмбе көнне Элмәле...

    Декабрь аенда район үзәген атлар "басты". Алар бөтен җирдә диярлек хуҗа: редакция, коммуналь хуҗалык бинасы каршында, балалар сәнгать мәктәбе янында, янгын часте тирәсендә дә алдагы "зәңгәр ат елы"на багышлап, шушы хайванны кардан әвәләп ясадылар.


    Тагын бер яңалык: Чирмешән үзәгендәге "Юбилейный" мәйданында чыршы бастыралар. 14 метрлы "кунакны" узган якшәмбе көнне Элмәле урманыннан алып кайттылар. Аны бизәгәч, утларга-гирляндаларга, лампочкаларга урагач, киләсе атнада, 26 декабрь кичендә тантаналы рәвештә ачарга җыеналар.
    Кадрия Гамирова фотолары.
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: