Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән ветераннарына умартачылар да бүләкләр әзерләгән

Чирмешән районы мөхтәсибәте “Чирмешән умартачылары” җәмгыяте белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Без хәтерлибез, без горурланабыз” исемле акция уздыра. Аларга район эшмәкәрләре дә кушылган.

Акцияне уздыручылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә күчтәнәч – йөз тирәсе азык-төлек пакеты әзерли. Анда умартачылар тәкъдим иткән бал, эшмәкәрләрдән җимешләр һәм “Багетный” икмәк пешерү комбинатыннан икмәк-булка эшләнмәләре салына. Теләкләр белән котлау открыткасы да әзерлиләр. Күчтәнәчләрне район мөхтәсибәте волонтерлары, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирәчәк.

фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X