Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән урамнарына Җиңү килде

Чирмешән районында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен 8 май көнне бәйрәм чаралары үтте. Бизәлгән автомашиналарда килгән артистлар десанты кайбер әби-бабайларны өйләре янында ук җырлап-биеп тәбрикләделәр.

Район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахин Җиңү җырларын, биюләрен быел өе тәрәзәсеннән тыңлап күзәтте.  Моңа кадәр бик матур гына йөреп торган фронтовик, ни кызганыч, соңгы ике елда нык биреште, 96 яшьлек якташыбыз хәзер урын өстендә. Шулай да аның  тәбрикләүләрне аңлап, куанып кабул иткәнлеге күренә. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Александр Васильевичны өенә кереп тә котлады, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.

-Шулай хөрмәтләгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт, игътибарны, кадер-хөрмәтне гел тоеп яшибез, - диде ветеранның хатыны Лидия Валентиновна.

 

-1943 елның 7 гыйнварында Чирмешән авыл җирлегеннән фронтка 56 кешене озаттылар, -диде элегрәк газетага биргән бер интервьюсында Александр Васильевич. -Төгәл хәтерләмим, сугыштан шул чакырылыштан 10-15 кеше генә кайттык бугай.

Александр Чупахин артиллеристлар частендә хезмәт итә, Курск дугасында булган сугышта катнаша. Днепр өчен барган көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен ул "Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнгән.

Киев урамнарында барган бәрелешләрнең берсендә якташыбыз каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, аны хезмәткә яраксыз дип комиссовать итәләр. Сугыштан соң Александр Васильевич "Красный Октябрь" хуҗалыгында озак еллар бухгалтер булып эшли.

Бу көнне Чирмешәндәге Татарстан урамының ветераннар йортында яшәүче тел хезмәтчәннәре Наҗия Галимова һәм Антонина Ромина янына да  кунаклар килде. Алар да бәйрәм концертын йортлары каршындагы эскәмиягә утырып карадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге әбиләребезгә тәбрикләүләрен җибәргән, тәм-томнар – бәйрәм күчтәнәче.

Антонина Роминаның әтисе Иван Шишлов  1941 елда фронтка киткән, ике тапкыр яраланган.

-Хәзер дә хәтердә, сәламәтлеге булмаса да, әти 1943 елда сугыштан исән кайтты. Моңа бик сөенгән идек, - дип искә алды кызы.

Антонина Ивановна  Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Ильичка кияүгә чыга, мәрхүм ире белән өч ул үстерәләр. 

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче тыл хезмәтчәннәрен дә сөендерделәр.  Монда алар дүртәү, уртаграк язмышлы, якыннарын югалткан, сугыш елларында колхозда яшьли хезмәт куйган, ачлыгын, газабын кичергән буын вәкилләре.  Күрше Әлмәт районыннан килеп монда яшәүче Савничий Шаповалова, Иске Кадидан Ракия Хисаметдинова,  Чирмешәннән Таисия Миронова, Иске Сережкинодан Нина Павлова - сугыш елларында - 10-14 яшьлек кызлар. Колхоз эшен олылар белән янәшә басып тартучылар. Район җитәкчелеге шушы әбиләребезне дә котлады.

Сүз уңаеннан, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та интернатта яшәүче  51 кешегә Җиңү бәйрәме күчтәнәчләре җибәргән.

Артистларыбыз Югары Чегодайдан Габделхак бабай Җиһаншин янына да барды. Гомумән, бу көнне ветераннарга барлык авылларда зур хөрмәт күрсәттеләр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмчә бизәлгән автомашиналарга утырып район үзәге урамнарын әйләнделәр, сөйләп- җырлап якташларыбызны Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тәбрикләделәр.

фото: автор

Чирмешән районы ветераннарын өйләренә барып котладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев