Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән укытучылары Россия Федерациясе дәрәҗәсендәге бүләккә ия булдылар

Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм оештырып, педагогларыбызны котладылар, аларга җылы сүзләр ирештерделәр.

Укытучыдан башка бер генә һөнәр иясе дә була алмый. Президентмы ул, табибмы, укытучы яки шофермы, аларны барысын да кулыннан тотып язарга, укырга, санарга өйрәтүче - укытучы. Алар хөрмәткә лаек һөнәр ияләре.

Бәйрәм чарасын ачып, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин мөгаллимнәребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

-Бу дулкынландыргыч бәйрәм, чөнки һәрберебез укучы булган, мин бүген дә барлык укытучыларымны хәтерлим, - диде ул. - Илебезнең киләчәге сезнең кулда, хөрмәтле укытучылар, сәламәтлек телим сезгә.

Бәйрәм барышында укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар, музыкаль сәлам дә ирештерделәр.

Әккәрәй урта мәктәбенең директор урынбасары Ирина Евдокимова, Иске Кади урта мәктәбенең география укытучысы Резидә Локманова, Чирмешән лицеенан технология һәм рәсем укытучысы Татьяна Новичковалар дәрәҗәле бүләк ияләре булдылар: аларга тантаналы шартларда, мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәтләре, казанышлары һәм уңышлары өчен Россия Федерациясенең Мактау грамотасын тапшырдылар.

-Хезмәтемне шулай бәяләүләренә мин бик рәхмәтле. Бер укучымның бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыюы безнең мәктәп өчен дә зур дәрәҗә булды, - ди Резидә Якуп кызы. - Белергә теләгән, кызыксынган укучылар белән эшләргә дә кызык бит ул. Хезмәт стажым 35 ел. Заман белән бергә белем бирүдә дә зур үзгәрешләр булды. Безгә дә үзгәрергә туры килде, хәзер укучылар белән яшьтәшләребез, дусларыбыз белән аралашкан кебек эшлибез. Укучыларым география фәнен, гомумән, табигатьне яраталар, экскурсияләргә еш йөрибез.

Үзләренең бөтен гомерләрен мәктәпкә, балаларга багышлаган ветеран укытучыларны да онытмадылар, аларның кайберләрен бүләк алырга сәхнәгә чакырдылар.

-Район күләмендәге мондый чарада беренче генә катнашуым, - ди Лашманнан 77 яшьлек ветеран укытучы Миңнегөл Сафиуллина. - Җитәкчеләргә бик зур рәхмәт, хезмәттәшләрем, укучыларым да онытмыйлар.

Миңнегөл Вәли  кызының хехмәт стажы 39 ел, шуның 29 елын Лашман мәктәбендә география һәм биология фәннәреннән белем биргән.

Укучылар бәйрәмгә килгән барлык укытучыларга хөрмәтләрен белдереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.  Укытучы өчен моннан да зур бүләк бармы икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев