Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Лашман авылы көнендә Лашман турында җырладылар

“Лашманым” җырын тамашачы хозурына Авыл көнендә тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә, гомумән, җыр һәм биюләр бик күп булды. Ялкынлы сүзләр белән дә сәламләделәр, кич салют та аттырдылар.

Лашман, элек ул Вәлит, Капитоновка һәм башка исемнәр дә йөрткән, яңа форматта бәйрәмне - Авыл көнен тәүге тапкыр менә шулайрак үткәрде.

Баштарак, бу чара якшәмбе киченә билгеләнгәнгә, халык булмас диеп шикләнгәннәр иде дә, әмма стадионга кунаклар-тамашачылар агылды гына.

Бәйрәм Сабан туе уеннарыннан башка үтте. Алда язылганча, мәйданга, сәхнәгә бик күп үзешчән артистлар чыкты. Башта “Дуслык күпере” дип исемләнгән концерт күрсәттеләр. Татар, чуваш, рус телләрендә яңгыраган җырларга алкышларны кызганмадылар. Төрле милләт халыклары җырларын тагын кайда ишетәсең?!

Сәхнәдәге хәлләр турында эшне бетерик дигәндәй, бүгенге кичтә “Лашманым” җырын күренекле җырчы Резеда Шәрәфиева башкаруында тыңладык. Аның көен Әдис Маликов язган, ә сүзләре Илшат Харисовныкы. Илшат үзе дә монда. “Бу җыр озын гомерле булсын иде”, - диде автор. Билгеле, барлык җырлар да бик тиз популярлык казана алмый, әмма аларны концерт репертуарларына ешрак кертсәң, ешрак җырласаң гомерләрен озынайтып, халыкка якынайтып була. Әнә Сарман, Керкәле, Чирмешән, Әлдермеш турындагы җырлар дистә еллар сәхнәдән төшми.

Сүз уңаеннан, Лашман турында моңа кадәр дә җырлар язылган.

-Лашман – бай, зур тарихлы авыл, аның белән горурланырга мөмкин, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, бәйрәм белән котлап.

530 йортлы, 1248 кеше яшәүче Лашманда уңган-булганнар бик күп. Әйтик Флера Галимова һәм Люция Гатауллина пешергән тәмле ризыкларны кемнәр генә авыз итми, кайсы гына зур табыннарга куймыйлар. Ә Шәрип һәм Гайния Талиповлар йорты чисталыгы белән аерылып тора. Аларга һәм башка кайберәүләргә бүләкләр тапшырдылар.

“Авыл көне”ндә районның туган як тарихы музее кайбер экспонатлар алып килгән иде, китапханәчеләр Лашман тарихы һәм кешеләре белән бәйле күргәзмә оештырдылар. “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе, мәдәният бүлеге бәйрәмне нык күтәрештеләр.

Мәйдан янәшәсендә үк татар, чуваш, рус, мордва милли өйчекләре милли ризыклар, ашлар белән сыйлады.

-Бик яхшы, күңелле бәйрәм, - ди бүген бүләк тә алган Гайния Талипова. –Өй тулы кунак, бергә күңел ачабыз, бергә сыйланабыз.

...Әнвәр Нургалиев та килде, диделәр. Һәм менә ул - Башкортостан Республикасының атказанган артисты сәхнәгә чыкты. Моңа кадәр тыныч кына утырган халыкның күбесе, аю күргәннәр диярсең, сәхнә янына ябырылды, мәйдан “сүтелде”.

Шулай итеп, 170 яше тулган Лашман көне дә үтеп китте. Бәйрәмне колачлы, матур оештырган авыл җирлеге Советына, оешмаларга, иганәчеләргә, якташларга һәм кунакларга да рәхмәт әйтәсе генә калды.

Автор фотолары

Лашманда - Авыл көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X