Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының ике укучысы имтиханда 100 балл җыйган

Чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озаттылар.

Бердәм дәүләт имтиханнары, йокысыз төннәр, борчулы көннәр артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына аттестат алдылар, алда аларны олы тормыш көтә. Быел да, матур традиция буенча, 11 сыйныфны тәмамлаучыларны район чыгарылыш балына җыйдылар. Урта мәктәпне тәмамлаган 75 егет һәм кызга тагын бер кат хәерле юллар теләделәр.

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре үтте, бүген инде районның барлык чыгарылыш укучыларын бергә җыеп хөрмәтләделәр, бүләкләделәр, сәхнә түрендә булды алар. Матур җырлар, котлау һәм мактау сүзләре дә аларга гына иде.

Быел районның иң зур чыгарылышы – Лашманда, бу мәктәпне 17 укучы тәмамлады, шуларның икесе “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Чирмешән лицее гадәти булмаган чыгарылыш белән хушлашты, биредә белем алган 14 укучының җидесе алтын медаль иясе.

Балның хуҗаларын – чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллиннар котлады, юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләделәр һәм 18 укучыга “Укудагы аерым уңышлары өчен” медальләре тапшырдылар.

-Бу район тарыхында булмаган хәл, 18 чыгарылыш сыйныф укучысы шундый дәрәҗәле бүләккә ия, - диде Илфат Нәгыймулла улы.

Әлеге кадерле бүләкне алу өчен сәхнәгә лицейдан Камилә Гайнуллина, Алия Сәйфетдинова, Наилә Зыятдинова, Алия Мәгъсүмова, Руфинә Бикбова, Мәликә Галимова, Адилә Гайнуллина, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Анастасия Миронова, Ксения Малешина, Аида Хөснетдинова, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Ирина Семагина, Екатерина Герасимова, Алинә Шакирова, Ивашкино мәктәбеннән Оксана  Краснова, Валентина Емельянова,  Лашман мәктәбеннән Зөфәр Фәйзетдинов, Ранис Җиһаншин, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатыннан Дарья Макаровалар күтәрелде.

Быел мәктәпне тәмамлаучы ике укучы: Чирмешән лицееннан Камилә Гайнуллина (биология) һәм Ивашкино мәктәбеннән Оксана Красновалар (рус теле), бердәм дәүләт имтиханнарында максималь 100әр балл җыеп, районны таныттылар.

Камилә Гайнуллинаның өч фәннән (рус теле, химия, биология) бердәм дәүләт имтиханнарының гомуми баллы 300дән 13 баллга гына ким (!).

-Югары балларга, дөрес, өметләнгән идем, тик 100 балл ук булыр дип уйламадым. Максималь баллар күргәч күзләремә дә ышанмыйча тордым, - дип кичерешләре белән уртаклашты Камилә. – Мондый уңышка ирешү өчен, имтиханнарга әзерләнгәндә, көнне төнгә ялгап шөгыльләндем, вебинарларда да утырдым. Башлангыч сыйныфлардан ук табиб булырга хыялландым, документларны медицина университетына тапшырам.

Рус теленнән максималь балл җыйган Ивашкино кызы Оксана Краснованың шатлыгын уртаклашырга, әлеге бәйрәмгә әти-әниләре дә килгән.

-Борчулы көннәр бераз арта калды кебек, тик әле алда тагын зур сынаулар көтә, - ди Оксананың әнисе Валентина Краснова. – Кызыбызның югары баллар аласына ышанычыбыз зур иде, шулай да, уңайсыз хәлдә калмасын өчен, аны 100 балл ук көтмә дип әзерли килдем. Бик тырышты Оксана, без дә гел булыштык, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән әбисе дә терәк булды.

Бердәм дәүләт имтиханнарында 80нән дә күбрәк балл җыйганнарны, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кайберләре берничә грамота һәм бүләкләр алды. Билгеле, бу чара җыр-музыка белән үрелеп барды, көчле итеп явып үткән яңгыр да кунакларның кәефен бозмады.

-Мин Лашман мәктәбендә ике ел гына укысам да, биредә күп дуслар таптым, - диде Югары Кәминкә авылыннан килгән булдыклы егет, алтын медаль иясе Зөфәр Фәйзетдинов. – Алда безне зур юллар көтә, имтиханнар артта калды. Бер караганда бу шатлык, шул ук вакытта, мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар юксындырыр, сагындырыр инде.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев