Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы ветераннарын официантлар сыйлады

Район инвалидлар җәмгыяте кафеда оештырган бәйрәмгә Утыз Имән авылыннан килгән Тәгъзимә әби Гыйрфановага, башка бүләкләр белән бергә, быелгы уңыш оныннан салынган ипи-күмәч тә тапшырдылар.

86 яшьлек, үз заманында Киров исемендәге колхозда озак еллар  сыер сауган, бозаулар караган ветеранга бу аерым хөрмәт билгесе булды. Ул бүгенге чараның иң өлкән кунагы да иде бугай.

-Хезмәтебез җиңел булмады, беренче елларны сыерларны кул белән савыш. Группадагы малларның саны башта унике, аннан 25 башка җитте. Аннан кайткач чөгендер дә эшлибез бит әле. Ирем белән 10 ел гына яшәп калдык, 1972 елда үлде, дүрт баланы үземә генә үстерергә туры килде, - ди әле дә йөзе елмаеп торучы ветеран Тәгъзимә  Таһир кызы.

Ульяновкадан  Виктор Иванов та бүгенге чараның түрендә утырырга лаек, кадерле кунак. Ул Саминовка авылында гомер иткән – ирле-хатынлы, мәрхүм фронтовиклар Гурий һәм Прасковья Ивановларның олы уллары икән. Колхозда эретеп ябыштыручы, урак вакытларында комбайнда эшләгән: СК-4тә башлаган, аннан “Сибиряк” та.

-Узышып-узышып эшли идек. Ялган түгел, эштән соң туктап, бункерда гына йоклаган вакытлар да булды. Бер елны норма буена  тәүлегенә  27 гектар урынына, тәүлек ярымда 210 гектар бөртеклеләр ектым. Биш суктыру комбайнына  бер комбайн белән эш өлгертеп бара идем, эшләдек инде,  хакын да түләделәр, кадеребез дә бар иде, - ди  Виктор Гурьевич.

“Элек ярыш алдынгылары комбайнчыларының техникаларына йолдыз  сугалар иде”, – дип,  чараны алып баручы бүген кайбер кунакларга символик йолдызлар да тапшырды. Күтәмәдән  Николай Борин – Татарстанның атказанган  агрономы, Әккәрәйдән Зоя Мензелина – атказанган терлекче,  Лашманнан Тәлгать Исхаков  - атказанган агроном,  Чирмешәннән Фәрит Хисамов -  Татарстанның атказанган  механизаторы, Югары Кәминкәдән ветеран терлекче Хәсәнә  Мөхәммәтҗанованың, Туймәттә сыер савучы булып эшләгән  Әфрузия Абдуллинаның да бүләкләре күп, Иске Котыштан данлыклы комбайнчы Михаил Фадеев – “Хезмәт даны” ордены кавалеры һәм башкалар. Менә кайда алар районның мактаулы гражданнары!

Бәйрәмгә барлыгы 50гә якын ветеран чакырылган. Кемдер килә алган, кемдер юк. Кунаклар саклану чараларын үтәп күңел ачтылар, кафе табынына официантлар китергән ризыклардан сыйландылар. Үзләре җырлап бирүчеләр, сүз алучылар табылды. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова әйтүенчә, бүген бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев