Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Мәдәният хезмәткәрләре оештырган чираттагы бәйрәмнең кунаклары да алар үзләре иде. Районның мәдәният оешмаларында хезмәт куючы барлык артистларыбыз һәм тармак ветераннары бергә җыелып күңел ачтылар.

-Сез тамашачыларга шатлык, яхшы кәеф бүләк итәсез. Бер генә чара да сездән башка узмый, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов аларга хөрмәтен белдереп. -Рәхмәт сезгә, бәйрәмегез белән!

Җыр-моң белән үрелеп барган бәйрәмдә мәдәният үсешенә үз өлешләрен керткән талантлы хезмәткәрләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Бу көнне мәдәният бүлеге ветераннарын да сәхнә түренә дәштеләр. Утызар, кырыгар ел мәдәният тармагында хезмәт куйган Мингосман Мортазин (Иске Кади), Рәмзия Гайниева (балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге директоры), Солтания Фишер, Рәхилә Шакирова, Зинаида Фишер, Роза Сабитова, Әлфия Дәүләтшина (Чирмешән), Нина Ефимова (Ульяновка), Татьяна Давыдова (Яңа Элмәле) мондый хөрмәткә бик лаек.

фото: автор

Работники культуры отметили свой профессиональный праздник (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев