Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы чыршы бәйрәменә сәләтле 50 баланы чакырдылар

Район мәдәният йортында сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин районның уку алдынгыларын, спорт ярышларында һәм мәдәни чараларда актив катнашкан балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Ел ахыры – нәтиҗәләр ясый торган вакыт. Район башлыгы чыршысы да үзенә күрә йомгак ясау, чөнки бирегә ел дәвамында төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән балаларны чакыралар. Бу гади генә чара түгел, бирегә очраклы рәвештә эләгеп булмый. Берәүләр олимпиадаларда катнашкан, икенчеләре спорт чараларында район данын яклаганнар.

-Сез барыгыз да талантлы, уңышлар яулаган кешеләр, ләкин ирешелгәннәрдә туктап калырга ярамый, сез алга барырга тиешсез, тагын да югарырак үрләрне буйсындырырга кирәк, ә моның өчен тырышып уку, ныграк эшләү сорала, -  дип билгеләде Фердинат Дәүләтшин.

Бәйрәмгә чакырылган 50 укучыга да Кыш бабай белән район башлыгы грамоталар һәм татлы күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бик тырышып эшләгәч, ял итәргә дә ярый.

- Без бик күп ярышларда чыгыш ясадык, призлы урыннар яуладык, - диде Чирмешәннән “Корыч ябалаклар” хоккей командасы капитаны Ранель Газыймов.

 

- Мин бокс буенча республика ярышларында беренче урын яуладым, - диде Ивашкинодан килгән Валентина Емельянова.

Туймәттән Данияр Абдуллин, Лагеркадан Анна Мишкина, Утыз Имәннән Рәзил Мәгъсумовка һәм башка авыллардан килгән балаларга музыкаль тамаша тәкъдим иттеләр, алар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышларын да карадылар.

-Бәйрәм бик күңелле, кызык булды. Миңа аеруча тычкан булып киенгән артист ошады, - ди беренче Чирмешән урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Эмилия Фролова.

Аның әнисе Лилия дә, форсаттан файдаланып, балаларга шундый күңелле мизгелләр бүләк итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев