Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы 8 яшьлек Антонның хыялын тормышка ашырырга булышты

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылып, Чирмешән авылында яшәүче физик мөмкинлеге чикле 8 яшьлек Антон Перцевның Яңа ел теләген тормышка ашырды.

Антон алты балалы гаиләдә әтисе  Роман, әнисе  Галина һәм абыйсы  Женя белән яши. Олы абый-апаларының инде үз гаиләләре бар, бер абыйсы – студент.

-Телевизорыбыз яңа түгел, улыбыз Антон Кыш бабайга шундый техника сорап хат язды, - ди Галина Алексеевна. – Тылсым көтсәк дә, дөресен генә әйткәндә, башта моңа ышанмадык. Яңа елда хыяллар тормышка аша икән. Рәхмәт Фердинат Мидхәт улына.

Антон Лашман урта мәктәбендәге коррекцион сыйныфта укый.

Перцевларга, күп балалы гаилә буларак, үз нигезләрендә үк, яңа өй дә төзи башлаганнар. Аның стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылган, тәрәзәләр дә куйганнар. Эчке эшләр генә калган, дисәң дә була.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев