Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге өлкәннәр йорт-интернатына кунаклар килде

1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар бер-бер артлы килеп кенә торды.

Элеккеге район башлыгы Минсәгыйть Шакиров биредә яшәүче әби-бабайларның берсен дә күчтәнәчсез калдырмады. Аның исеменнән азык-төлек пакетлары китергәннәр.

ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов быел да йорт-интернат өлкәннәрен шатландырган, биредә гомер итүче 62 кешегә дә бәйрәм бүләге җибәргән. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллан тапшырды һәм өлкәннәребезнең саулыкта, озын гомер итүләрен теләп, бу матур бәйрәм белән котлады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы җырлары, дәртле биюләре белән өлкәннәрнең кәефен күтәреп, әлеге чараны тагын да матурладылар.

Өлкәннәр бәйрәм табыны артында сыйландылар, аны көйләүчеләргә, мондый хөрмәткә, күчтәнәчләр китерүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев