Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән лицее унҗиденче чыгарылышы белән хушлашты

Чирмешән лицее үзенең яшьтәшләре  – унҗиденче чыгарылышы белән хушлашты. Бу көнне унберенчене тәмамлаучы 26 егет һәм кыз өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады.

Май аеның кояшлы көнендә лицей укучылары мәктәп янындагы спорт мәйданчыгына җыелып, чыгарылыш сыйныф укучыларына хәерле юл теләделәр, аларга багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды.

-Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүгенге көн нинди матур булса, киләчәк тормышыгыз да шулай дәвам итсен, - диде бәйрәм чарасында катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. – Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзегез теләгән юнәлештә һөнәр үзләштереп, өлкәннәргә лаеклы алмаш булыгыз.

Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарының гына түгел, башка кунакларның да күзләре яшьләнде. Укытучылар, ата-аналар аларга хәерле юл теләде, ә олы  юл чатында торган егетләр һәм кызлар олылар әйткәнне акларга ышандырдылар.

11а сыйныфы укучысы Зилә Әһлиуллина киләчәген икътисадчы һөнәре белән бәйләргә тели. Бик дулкынлана, күзләрендә яшь тамчылары. Әһлиуллиннар гаиләсендә бу уку елында ике чыгарылыш сыйныф укучысы – кызлары урта мәктәпне тәмамласа, уллары Айнур 9 сыйныфны бетерә.

-Улым Ришат та олы тормышка аяк баса, ата-ана өчен балаңны яныңнан чыгарып җибәрү авыр инде, - ди Чулпан Мөбарәкшина. – Исән-имин генә булсын балаларыбыз, хәерле юл аларга.

Уку чоры дәвамында яхшы укыган 12 чыгарылыш сыйныф укучысы (Ульяновка, Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Күтәмә, Лашман, икенче Чирмешән мәктәбе, Чирмешән лицее һәм кадетлар мәктәп-интернаты) медальгә лаек булырга мөмкин. Моның өчен имтиханнарны югары балларга тапшырырга кирәк.

Лицейның тугызынчы сыйныфын тәмамлаучы 32 укучысын да алда зур сынаулар көтә. 11нче сыйныфларга алмашка, 1нче сентяберьдә беренчегә кырыклап бала килүе көтелә. Бу уку елында 1 сыйныфта 35 укучы белем алган.

Быел район мәктәпләрендә 11 сыйныфны – 109, тугызынчыны 210 укучы тәмамлый. Яңа уку елында 1 сыйныфка 180 сабый килүе көтелә.

 

Чирмешән лицеенда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

фото: Кадрия Гамирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев