Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән балалары Кыш бабай янында кунакта булдылар

Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә физик мөмкинлекләре чикле, күп балалы һәм тәрбиягә алынган гаиләләрдә үсүче балаларга Яңа ел бәйрәмнәре оештырдылар. Коронавирус инфекциясенә бәйле, чарага балаларны аз-азлап чакырып, берничә төркемдә уздырдылар.

Бәйрәмне оештыручылар балаларга гына түгел, алар белән килгән ата-аналарга да күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы, башка әкият персонажлары белән рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, шигырь сөйләделәр. Кыш бабай да бик юмарт булды, бер бала да бүләксез калмады.

Иске Үтәмеш авылыннан Гөлназ Локманова кызы Алинә белән мондый бәйрәм чарасында әле беренче генә катнашулары. Алинә Кыш бабай бүләкләренә бик шатланган. Туймәттән Ләйсән Рәҗәпова да Яңа елга иң матур күлмәген киеп, шигырь өйрәнеп килгән.

Бәйрәмгә килгән физик мөмкинлекләре чикле балаларга, Кыш бабай һәм районнан әзерләнгән күчтәнәчләрдән тыш, игелекле якташларыбыз – эшмәкәрләр Рәзилә һәм Булат Латыйповлар, Роза Бәдретдинова әзерләгән бүләкләрне дә тараттылар.

Иске Кадидан биш балалы гаиләдә үсүче Азалия Кыямова бәйрәмгә әтисе Ринат белән килгән. Алар, Яңа елга чакырулы башка балаларның әти-әниләре бәйрәмне оештыручыларга бик рәхмәтле, бүләкләргә дә алар бик шат.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X