Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген Чирмешәндә үзәк чыршы утларын кабыздылар

Район үзәгендә Яшьләр мәйданчыгындагы үзәк чыршы утларын кабызгач, Кыш бабай балаларны шундагы резиденциясендә дә кабул итте.

Нефтьчеләр бүләге

Гомумән, бүген Яшьләр мәйданчыгы көндезге өчтән үк шау-гөр килде. Балаларны әүвәл Әлмәт шәһәреннән килгән “Җиңел канатлар” (“Легкие крылья”)  урам театры артистлары сөендерде, әлеге  могҗизалы, әкияти тамаша – биз зур рәхмәт, чирмешәнлеләргә “Татнефть” җәмгыяте бүләге икән. Сабыйларның күңелен күрә белде кунаклар, бүләкләрне дә кызганмадылар. Якташларыбызны шулай сөендергән өчен, нефтьчеләргә, артистларга район башлыгы Рамил Айбатов та рәхмәт әйтте.

 

Яхшы бул инде, Аждаһа

Моннан соң кичке дүрттә  үзәк чыршы утларын кабызу тантанасына килгән, яңа 2024 ел символы Аждаһа: “Мин уңган, хезмәт яратучан,  киң күңелле, күңелем чиста, уен-көлкене яратам”, - дип, үз-үзен бераз мактап,  киләсе елның уңышлы булуын вәгъдә итте. Бәйрәмдә убырлы карчык, әкият персонажлары, тагын әллә кемнәр бар. Кызганыч, мәйданчыкта ясалган кайбер кар сыннары гына бу арадагы җылы көннәрдә кыяфәтен югалтты. Ни хәл итмәк, табигатьнең холкы үзгәрүчән шул. Аның каравы җемелдәүче чыршы утлары, башка бизәкләр бик матур килеп чыккан,  болар – күпләрнең тырыш хезмәт җимеше. Иң мөһиме - күңел матурлыгы, мәрхәмәтлелек, дуслык бит. Районыбыз артистлары тамашасы да шул хактарак: яхшылык яманлыкны һәрвакыт җиңә. Чыршы тирәсендәге бәйрәм кунакларын Кыш бабай белән Кар кызы бер тик тотмадылар: җырлаттылар, биеттеләр. Капчыкларында бүләкләре дә шактый иде бугай.

Район башлыгы Рамил Айбатов халыкны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм райондашларыбызны, кунакларны мондагы әкияти матурлыкны күрергә чакырды.

 -Барлык кешегә сәламәтлек телим, һәр хезмәт коллективында, гаиләдә – тынычлык, татулык һәм бер-береңә хөрмәт хисе хөкем сөрсен иде. Уй-хыялларыгыз чынга ашсын, – диде ул.

Чирмешәнлеләргә теләкләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны гамәлгә ашыру үзәгенең Нурлат районы  буенча җитәкчесе Ришат Сафиуллин да ирештерделәр 

Елдагы традиция буенча районда быел да ишегалларын Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча бәйге игълан ителгән иде. Аның җиңүчеләрен бүген атадылар. Район үзәге оешмалары арасында жюри иң матуры дип 1 нче Чирмешән мәктәбе ишегалдын бәяләнгән. Авыл җирлекләреннән  Бәркәтә һәм Әккәрәй авылындагы мәдәният йортлары җиңүче дип танылдылар һәм 30шар мең сум акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. Әлеге һәм башка коллективлар вәкилләренә үзәк чыршы янындагы сәхнәдә бүләкләр тапшырылды. Район җитәкчелеге “Теләкләр чыршысы”  акциясенә кушылып, кайбер балаларның теләкләрен үтәп, аларны да бүләкләр белән сөендерде.

Кыш бабай резиденциясе

Үзәк чыршы утларын кабызган Кыш бабай балаларны Яшьләр мәйданчыгы янәшәсендәге резиденциясенә дә дәште. Аның һаман да шул нефтьчеләр ярдәме белән  ясалган өенә балалар  әүвәл ал тасма кисеп уздылар. Сүз дә юк, резиденция шәп.  Монда Кыш бабай  22 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр кунаклар кабул итәчәк. Аннан бүләк алу өчен, билгеле, сәләтеңне күрсәтергә: шигырь сөйләргә, җырларга яисә биергә туры киләчәк. Кыш бабай саран түгел ул, бераз гына тырышлыкны да күреп ала.

Чирмешәндә үзәк чыршы утларын кабызу бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чирмешән балаларын Әлмәт артистлары сөендерде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Кадрия Гамирова, Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев