Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген Чирмешәндә балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Чирмешәндә үткән чарада сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты.

«Чирмешән – бәхетле киләчәк территориясе» дип аталган бәйрәм өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта гөрләде. Аның  кунакларын сәламләргә район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова килгән.

-Балалар – тормышыбызның мәгънәсе, бизәге, безнең киләчәк. Гаиләләребез сабыйларның шат авазларыннан гөрләп торсын. Аларның бар яктан да сәламәт булуын, җитеш тормышта яшәвен кайгырту - олылар бурычы, - диде ул һәм шунда ук районыбызның сәләтле балаларына бүләкләр тапшырды.

Халыкара балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителгән. БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итә.

Җәйнең тәүге көне бәйрәм кунакларын җылы кояш нурлары белән дә иркәләде, хәтта ярыйсы кыздырып та җибәрде, алай да балалар, әти-әниләр мәйданнан китәргә ашыкмадылар. Ел буена мәктәпләрдә белем алып, каникулга чыккан малайлар, кызлар рәхәтләнеп ял итте. Паркта  мастер-класслар, уеннар, күңел ачулар оештырылган. Балалар рәсем ясадылар, бушлай карусельдә әйләнделәр, тәм-томнар белән сыйландылар.

-Әлмәттән каникулга кайткан оныгым Элинаны алып килдем. Уйнамаган уены калмады. Бик шәп бәйрәм, сабыйлар күңел ача, аралаша, - диде Шешминка авылыннан  Наилә Мәссарова.

Районда сәләтле балалар бик күп, алар музыка, спорт, рәсем сәнгатендә үзләрен күрсәтә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулый, конкурс-фестивальләрдә уңышларга ирешәләр. Бәйрәмдә аларның кайберләренең матур чыгышларын карап та сөендек. Әнә Иске Элмәледән килгән 6 сыйныф укучысы Лида Захаровага да бүген  “Йолдызлык-Созвездие” иҗат фестивалендәге уңышлы чыгышы өчен диплом тапшырдылар: 8 яшеннән җыр, бию белән шөгыльләнүче кызның бу 17 нче бүләге икән. Зур бәйрәмнән байтак бала, Лида сыман, үзләре дә, әти-әниләре дә сөенердәй шундый бүләкләр алып китте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев