Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы редакциясе иң яхшы хат ташучыларга бүләкләр тапшырды

Район үзәгендә оештырылган Абунәчеләр көнендә матбугатка язылу кампаниясе вакытында иң яхшы эшләгән элемтә бүлекчәсе җитәкчеләренә һәм хат ташучыларга бүләкләр тапшырылды.

- Бүген “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газетасы районда һәр өченче йортка килә. Узган елгы тиражны быел да саклый алдык. Моның өчен, беренче чиратта, безне яратып укыган, ярты ел саен район газетасына язылучы якташларыбызга рәхмәт, - диде үз чыгышында район газетасының баш мөхәррире Кадыйр Гомәров. - Газета редакциясе коллективы хат ташучылар белән тыгыз элемтәдә эшли. Хат ташучылар - безнең беренче ярдәмчеләр. Алар йорттан йортка йөреп, район газетасына квитанцияләр тутыралар һәм аннан соң газетаны укучыларыбызга вакытында илтеп җиткерү дә бик мөһим.

Раушания Миһманова инде 30 ел Лашман һәм Әмир авыллары халкына хезмәт күрсәтүче элемтә бүлекчәсен җитәкли.

- Ике авылда да бик әйбәт, тәҗрибәле, эшләрен яратып башкаручы хат ташучылар эшли, - ди Раушания Вагыйз кызы. – Матбугатка язылу вакытында йорт саен берничә тапкыр кереп чыгалар. Планны үтәмичә калганыбыз юк. Бәхеткә, күп кеше газетага бик теләп языла, аеруча район газетасына заказ бирүчеләр күп була.

Ивашкино элемтә бүлекчәсе дә,  җитәкчесе Ольга Малинова, ел саен алдынгылар сафында, бүген аңарга да, шулай ук Утыз Имән элемтә бүлекчәсе начальнигы Зөлфия Мортазинага, Туймәт авылының хат ташучысы Әмил Гайнановка һәм  Әлмәт районара почта бүлекчәсенең Чирмешән почта эшкәртү участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдиновага район газетасы редакциясенең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм җыр белән үрелеп барды. “Җәйге кичләр” чарасы кысаларында Яшьләр мәйданчыгы сәхнәсендә Чирмешән, Түбән Кәминкә һәм Туймәт авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады.

Бу көнне биредә татар һәм рус телләрендә басылган, район газетасы редакциясе тәкъдим иткән кече форматтагы китаплар саттып алучылар да күп булды. Журналистлар балалар өчен уен мәйданчыгы да оештырдылар. Район газетасы ярты ел саен үз укучылары арасында призлар да уйната. Әйтик, бу елның икенче яртыеллыгына  язылучылар арасында отышлар уйнатуда 138 абунәче катнашты, алар тулаем 26 бүләк отты.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев