Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

25 ноябрь – Әниләр көне

Район башлыгы Н.Н. Хәмидуллинның Әниләр көне уңаеннан котлавы Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм - балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да. Әни - тормышын...

Район башлыгы Н.Н. Хәмидуллинның

Әниләр көне уңаеннан котлавы

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм - балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да.

Әни - тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Безгә ничә яшь булуына карамастан, нәкъ менә әниләр уңышларыбызга иң нык сөенүче, яклаучы, күңелсезлекләргә көенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.

Бездә булган барлык яхшы, мөһим нәрсәләр - гаилә җылысы, уңайлыклар, хәтта тормышыбыз өчен дә без сезгә - әниләргә бурычлы.

Бүген без күп балалы һәм тәрбиягә алып бала үстерүче әниләргә дә рәхмәт әйтәбез, әни вазыйфасын районның җәмәгатьчелек тормышы, хезмәт белән уңышлы үреп баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез.

Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәм көнендә безнең җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сезгә балаларыгызның яратуы, хөрмәте, саулык, бәхет һәм гаилә иминлеге юлдаш булсын. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сәламәт, талантлы, сезне яратып, игътибарлы булып үссеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр көне

2
X