Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

12 йортлы Кызыл Чишмәдә 300 кешелек табын көйләнде

Быелгы мәҗлесне оештыруны Сәйфуллиннарга йөкләгән булганнар, алар чираты икән.

-Бездә ел саен шулай кайсыдыр гаилә, нәсел өстәл көйли, - ди Сәйфуллиннардан – Әлфия апа Фәссахова. -Без – биш бертуган, барыбыз да Түбән Камада.

 

-Табын өчен ике сарык, 6 тавык суйдык, башка тәм-томнар да алдык. Бәйрәмгә генә түгел, болай да авылга еш кайтабыз, әти-әни нигезен ташламыйбыз, зиратта уздырылучы өмәләрдә дә катнашырга тырышабыз.

Бу нәселдән Розалия Сәйфуллина-Гыйззәтуллина Кызыл Чишмә тарихы турында китап язып, авылдашларының хөрмәтен яулаган. Булдыра торган, белемле белгеч ул, фәннәр кандидаты. Бүгенге бәйрәмне оештыруга да зур өлеш керткән.

95 ел тарихлы бистә турында, бу, җыйнак кына, бик күп фоторәсемнәр белән бизәлгән китап 300 данәдә басылган, анда Кызыл Чишмәнең элеккеге, хәзерге барча кешеләре хакында мәгълүмат табарга мөмкин.

2019 нчы елда үткәрелгән соңгы очрашудан соң бистәдә “Чиста су” республика программасы буенча быел 3 километр озынлыкта су челтәрләре яңартылган, яңа башня бастырылган.

-Мондагы 12 йортта 28 кеше исәптә, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. –Башка йортларның да күбесе хуҗалы, алар еш кайталар, өй тирәләрен тәртиптә тоталар. “Нурлатнефть” идарәсе чишмәне төзекләндерде, өстәлләр, утыргычлар ясауда конкрет булышты. Кызылчишмәлеләр үзләре дә бердәм, уңган халык.

Чишмә буенда 30, 40 кешелек киң, озын, нык өстәлләрне быелгы мәҗлескә нефтьчеләр ясап биргән, тимерләрен алар табыштырган, ә өстәл өстен – такталарны кызылчишмәлеләр кайгырткан.

Өстәлләр артына утырганчы барча халык музыкаль тамаша карады, шунда чыгышлар да булды. Бөтен артистлары үзләренеке – кайсылары – Кызыл Чишмәдән, кайсылары монда туган, читтән кайткан авылдашлары, аларның балалары, балаларының балалары. Сөйләп, җырлап бәйрәмне күтәрешкәннәре өчен, үзләренә бүләк тә бирделәр.

Чирәм “сәхнәгә”, хатыны белән, Нурлатта яшәүче Ирек Гыйматдинов та чыкты. 1970 нче елда, аңа 14 яшендә, әнисе бүләк иткән гармунда уйнады.

Авыл кияве – Чистайда яшәүче Рафик Әхмәтов исә сөлгеләрдән күргәзмә оештырган. Аларны Кызыл Чишмә урамында элеп куйганнар.

-Өч ай эчендә 300 сөлге җыйдым, - ди милләтпәрвәр кияү. –Алар  халкыбызның булдыклылыгын раслый. Киләчәктә бу сөлгеләрнең бер өлешен Чистайда булачак татар бистәсе музеена тапшырырга хыялланам.

Мәйданчык читендә үк Минһаҗевлар кунакка дәшә, чәй, тәм-том белән, алар шактый якташларын сыйладылар.

-Читтә дә байтак йөрелде, - ди инде унҗиденче җәйне монда гомер итүче 77 яшьлек Мөслимә апа Минһаҗева. –Туганнар бергә киңәштек тә, әти-әни нигезендә 2005 нче елда агач өй өлгерттек. Су, электр бар, дөнья рәхәте инде, хәтта, элеккеге сыман, төрле ризыклар пешерү өчен кирпечтән пич чыгардык. Мин кышын гына моннан китәм, яз җиткәч, бик сагынып тагын кайтам.

Кызылчишмәлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да котлады.

Кечкенә авылларда халык ничектер бик бердәм, сездә дә шулай. Бәйрәм оештырганыгыз өчен рәхмәт. авылларны саклау шәһәрдәгеләрнең дә бурычы. Кызыл Чишмә яшәсен, нигез ташлары какшамасын, - диде ул.

Түбән Камадан кайткан Җәмил Шәйхетдинов Кызыл Чишмә турында үзе язган җырның көен яңача эшкәртеп яздырган икән, шуны башкарып күрсәтте.

Шулай итеп, кызылчишмәлеләр тагын бер бәйрәм оештырып, якташлары белән күрешеп, араларны тагын да якынайтттылар, мәрхүм һәм мәрхүмәләрне дога белән искә алдылар, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдылар. Гадәттәгечә, узган елларда башкарылган эшләрне санап үттеләр, отчет тоттылар. Инде зиратны зурайту турында сүз кузгатылды. Ерганаклы авыл урамнарын шомартырга да, бәлки, җай чыгар. Чишмә тирәләрендә дә эш бар әле.

фото: автор

Кызылчишмәлеләр ике елдан соң кабат күрештеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев