Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Иске Элмәледә үскән гигант помидорларга күршеләрнең дә исе киткән

Иске Элмәле авылыннан Захаровлар теплицасында 1 килограммнан артык авырлыкта помидор үскән.

 Гигант помидорлар икәү: берсе – 1 килограмм авырлыкта, икенчесе аннан да зуррак - 1 килограмм да 100 грамм.

 -Берәр аерым сорттыр инде шундый, - дим хуҗабикә Вера Николаевнага.

 -Юк, орлыгын Чирмешәндә сатып алган идем, узган елда да шуны чәчтем - андый зур булмадылар. Быел теплицада шулай “котырганнар”, шаккатмалы, икесе дә бер төптә үскәннәр бит әле. Югыйсә берни белән дә ашламадык, суны да артык еш сипмәдек. Гомумән, мин помидорны үстерергә  бик яратам, әллә шул мәхәббәтемнең тәэсире булган инде, - дип тә шаяртып алды ул.

Василий һәм Вера Захаровлар помидорларны  3х6 зурлыктагы теплицада да, ачык һавада да үстерәләр. Томат, кыярлар өчен теплицалары аерым.

-Кыяр дигәннән, дөрес, минем аңа исем китми, шулай да кызык булдым бит әле. Тозларга дип, исемен төгәл хәтерләмим,  “пальчиковые”мы икән инде, ваграк була торган кыяр орлыклары сатып алдым, һәрхәлдә миңа шундый орлыклар, диделәр. Әмма алдандым бугай, бөтенләй башка төрле кыяр үсте, шулай ук гигантлар,  берсенең озынлыгы 45 сантиметр иде.

  Бакчаларында биш-алты сорт помидор үсә Захаровларның: “Үгез йөрәге”, сары төстәгесе, “домашний” дигәне бар. Мәдәният йорты директоры булып эшләүче хуҗабикә алардан  кетчуп, солянка,  борщ ясый икән.

 Теге гаҗәп помидорлар язмышы белән тагын кызыксындым.

 -Аларны шул килеш тотабыз әле, кызыксынучылар килеп-килеп карыйлар, әле менә күршем ишеткән дә, ул да кереп карап чыкты  Аннан соң нишләтик инде, салат ясап ашарбыз, орлыгын да алып калырбыз, - ди Вера Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев