Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Владимир Денисов Чирмешән районы комбайнчылары арасында беренчелекне бирми

Урманасты Үтәмешнең элеккеге ындыр табагы артындагы сабан бодае кырын “утка керттеләр” унлап комбайн.

-Монда да утызның өсте чыга, - ди “БИО АГРО” агрономы Рафаэль Гыйләҗев. –Төштән соң берничә комбайнны Бәркәтә янындагы рапс участогына җибәрергә килештек. Суктырасы бодай да шактый әле.

Болай барса, бу җәмгыятьтә комбайннарга атна – ун көннән эш бетә дә. Темп югары, биредәге тәҗрибәле механизаторлар кайбер көннәрдә 300әр тонна бөртек суктыра. “Торум-750” маркалы комбайнда эшләүче Владимир Денисов үзе генә дә 2500 тонналап уңыш җыйган. Ул, гомумән, район комбайнчылары арасында беренче. Марсель һәм Рәмис Нигъмәтуллиннар, Олег Ермишов, Дмитрий Петров, Илдар Зөфәров аңардан бик азга гына калышалар.

“БИО АГРО”ның бөртеклеләр мәйданнары 15 мең 394 гектар, ягъни райондагының 36 проценты. Монда әлегә 45 мең тонна уңыш җыелган.

-Инде 35 ел комбайн йөртәм, - ди Владимир Алексеевич. -Башта, ярдәмче буларак, “СК-4” комбайнында тәҗрибә тупладым, аннары “Нива”га утырдым.

Ул 15 еллап “ДОН”да эшләгән.

-Аны колхозга өр-яңа килеш кайтардылар. Нишләптер, өлкәнрәк механизаторлар да аңа утырырга шикләнделәр, ә мин тәвәкәлләдем, - ди Денисов.

“БИО АГРО”да өченче сезонын үткәрә Владимир Алексеевич. Урактан соң, уракка кадәр тракторда да эшли: җир эшкәртә, чәчүдә катнаша.

Быелгы урак барышыннан канәгать ярыш лидеры. Уңыш яхшы быел, кырлар чиста. Яңа Элмәле юнәлешендә, питомник янындарак участокта эшләүләре озак хәтерендә калыр. Уҗым бодаеннан, шунда гектардан 60 центнер тирәсе уңыш җыйганнар. Көне-көне белән, Владимир комбайны бункерыннан 300әр тонна бөртек бушатканнар.

-Ягулык бар, транспорт көтеп тормыйбыз, - ди Владимир Денисов.

Әлеге җәмгыятьтә унбишләп комбайн бөртек суктыра, бөртек ташырга зур-зур утызлап машина җибәрәләр икән. Биш мең гектарга якын мәйданда уҗым бодае чәчкәннәр. Беренче чәчкән участокларда җир дымга мохтаҗ, яңгырларга өметләнәләр җәмгыять белгечләре.

Тулаем, район буенча, бөртекле-кузаклылар әлегә барлык мәйданнарның 73 процент өлешеннән, 30 мең 455 гектардан җыеп алынган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев