Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үтәмеш маллары кышын ач булмасмы?

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ“нең Үтәмештәге бүлекчәсендә кышкы чорга азык запаслары җитмәскә дә мөмкин. Биредә нибары 1200 тонна чамасы сенаж һәм силос салынган, складта 220 төргәк печән бар. Кырда биш эскерт салам өелгән, анысы да былтыргы.

512 баш эре мөгезле терлек, 155 сарык, 58 ат өчен бу кадәр генә азык, билгеле, бик аз. Былтыргы кебек, Иске Үтәмештә, Урманасты Үтәмештә, Иске Сережкинода маллар ачлыкка дучар булыр микән?

-Яшермим, азык иркен ашатырлык түгел, - ди бүлекчә идарәчесе Ирек Галимов. -Терлекчелек биналарын да яхшылап ремонтлый алмадык.

Гомумән, хәле авыр Үтәмеш бүлекчәсенең. Әле тагын 300 гектарлап җирләре сөрелмәгән килеш, сәбәбе – ягулык юк. Көз чәчкән бодайлары да, коры булгач, авыр тишелә.

Хезмәткә түләү – мөмкинлек булганча.

-Үтәмештә җирләр дә азрак, силос-сенажны да башка авылдан ташып кына салдык. Хәтта Иске Үтәмеш, ферма янындагы участокларны да инвестор куллана, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ“ җәмгыяте директоры Мингали Минһаҗев. -Бу үзенә күрә безгә дә кыенлык тудыра. Әйе, анда кышкылыкка азык күп түгел, шуңа күрә бер генә юл кала – терлекләрнең баш санын киметәчәкбез. Әйтик, бүген сарыкчылыктан бернинди файда юк.

Редакциягә шалтыратып, бер абзыйның “Үтәмеш малларын быел да ач тотарлармы икән?“ - дигән соравына шундый җавап алдым. Сүзләрне үзгәртмәдем дә, бизәкләмәдем дә. Бу хәлдә нинди чара күрерләр, анысы җәмгыять хуҗалары кулында.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев