Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Түбән Кәминкә җирлеге башлыгы иң яхшылар арасында

Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков республика бәйгесендә “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә җиңү яулаган, Кармыштан фермер Илгизәр Фәтхетдиновны “Иң яхшы гаилә фермасы” номинациясендә бүләкләгәннәр.

Болгар шәһәрендә  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча узган зона семинар-киңәшмәсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашкан. Республиканың төрле министрлык һәм тармак җитәкчеләре, җиде районның муниципалитет, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары чакырулы булган әлеге чарада безнең район делегациясе дә катнашты. Киңәшмә азагында иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев