Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Түбән Чегодай ташыннан ясалган известь оны Алексеевскийга да китә

“Чирмешәнагрохим” җәмгыятенең известь карьерыннан һәр көнне 1000-1500 тонна известь оны озаталар. Сезон башланганнан бирле җәмгыять 48 мең тонна табигый ашлама саткан. Үткән елның бу чорында 36 мең тонна чимал чыгарганнар.

-Сезонны апрель ахырында ук башлап җибәрдек. Быел известь онына сорау зур, - диде җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. – Заказлар арткан чорда линияне ике сменада  эшләттек, моңа мөмкинлегебез бар, техника да, механизаторлар да җитә.

Табигый ашламаны, башка еллардагы кебек, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Түбән Кама, Аксубай, Нурлат районнарына ташыйлар. Быел яңа клиентлары  барлыкка килгән: онныӘлки һәм Алексеевский районнарына да алып китә башлаганнар.

-Җәмгыять техникалары “БИО АГРО”ның әче туфраклы җирләрен эшкәртүгә кереште. Барлыгы 1420 гектар чәчүлек җирләргә табигый ашлама кертергә җыенабыз, - диде Илшат Сәйфулла улы. – Анда биш мең тонна известь оны ташып куйдык.

Үткән ел Түбән Чегодай авылы янындагы әлеге известь карьерыннан, сезон дәвамында, 81 мең тонна чимал җитештергән булганнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев