Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә” җәмгыятендә терлек азыгын запас белән әзерлиләр

Бу көннәрдә “Сөлчә“ җәмгыятендә сенажга эспарцет үләне салалар. Кышкылыкка терлекләргә менә дигән азык булачак, диләр.

Хуҗалыкның Яңа Элмәле авылындагы терлекчелек фермасы янындагы базга көн саен  30-35 машина вакланган эспарцет кайта. Яшел массаны Т-150 тракторы белән таптатып торучы Борис Никитин белән сөйләшеп алдык.

-Көннәр кызуланып китте, кабинада эссе. Нишлисең, түзәсең инде. Төш вакытында, кичен ашны монда ук китерәләр. Озак туктап торырга вакыт юк, машина, трактор йөртүче егетләр рейсларны ясап кына тора,  - ди   40 еллап стажлы механизатор.

“Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов әйтүенчә, хуҗалык кырларында  терлек азыгына үләннәр күп. Җылылар, яңгырлар килешкән: үсемлекләр биек, куе. Хәзер шуларны картайтмыйча җыеп,  кышкылыкка әзерләү максат.

-Эспарцет сыерларның сөтен арттыра, глюкозага бай, баллы үләнне маллар яратып ашый. 354 гектардагы бу культураның әле 70 гектарын гына алдык.  Тагын  викалы, солылы катнаш  берьеллык бар, аларны да сенажга салачакбыз, - ди Хәмзә Ильяс улы.

Бүген әлеге хуҗалыкта сенаж базларының берсе тулып килә, барлыгы бишәү алар. Яңа Элмәледәге ферма йортында тау кадәрле ясап, 1800 төргәк коры печән дә кайтарып тезгәннәр. Бу эш дәвам итә, өч механизатор шушы мәшәкатьләрдә.

“Сөлчә”дә 245 баш савым сыеры асрала. Биредән бу араларда көненә уртача  1 тонна 800 килограмм сөт саталар. Сыерлардан кала 223ләп баш терлек исәпләнә.

-Азыкны җитәрлек, запас белән, әзерләргә күнеккәнбез. Киләсе ел җәенең ничек буласын белмәссең.  Былтыргыдан калган 7 эскерт саламыбыз да бар, торсын, запас комачауламый, - ди Хәмзә Хамматов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 июльгә  алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында барлыгы 3600 тонна сенаж салынган. Бу тиешленең 19,1 проценты.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев