Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә”дә тиз чәчәләр

Бу җәмгыятьтә 230 гектарда, ягъни планлаганның 35 проценты күләмендә уҗым бодае чәчтеләр дә.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”, елдагыча, шулай ук көзге чәчүне озакка сузмый, монда 400 гектар чамасы мәйданда чәчкечләр узган, “БИО АГРО”да – 1600 гектарда.

Тулаем 3 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән.

-“Ильхан”да агрегатлар тиз эшли, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. -Сыйфатлы, агуланган орлыкларны, минераль ашламалар кертеп, чиста пар җиренә чәчәләр.

 

-Без бер агрегатта Альберт Сафин белән ике сменада эшлибез, - ди тәҗрибәле механизатор Илсур Билалов. -Кичә 100 гектарда бодай чәчтек. Җир йомшак. Ике тапкыр ашаталар.

Илсур йөртүче, “Амазонка” чәчкече тагылган “Кировец”, 9 метр ара алдырып, кабат юлга кузгалды. Түбән Кәминкә ягындагы участокта чиста пар җирен генә тигезләп бетерә алмаганнар, тагын бер эшкәртәсе булган. Әнә Күтәмә уңаендагы тәүге чәчелгән участок күзне иркәләп тора.

Манипуляторлы КамАЗда Марат Идрисов оста, белеп эшли. Капчыклардагы орлыкны, ашламаны да кран ярдәмендә чәчкечкә бушата ул.

Башкаларда да чәчү темпын көчәйтү мөһим, әле җирдә дым да бар.

Урак дәвам итә.

Бөртеклеләрнең яртысыннан күбрәгеннән, 21 мең гектардан уңыш суктырылган. Гектар көче 35,6 центнер.

“БИО АГРО”да 8600 гектарда, ягъни барлык мәйданның 56 процент өлешендә комбайннар үткән, 31 мең тонна чамасы бөртек суктырылган. Бер гектардан уртача 36,7 центнер уңыш җыялар.

Соңгы көннәрдә “Сөлчә”дә, “Әккәрәй”дә дә урак темпын көчәйтә алдылар.

Аяз көннәрнең кадерен белик!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев