Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә” пайчыларына бодай бирә

Әлеге хуҗалык Яңа һәм Иске Элмәледәге пай ияләренә, бер пайга 750 сум исәбеннән, уҗым бодае бирә. Моңа мөмкинлеге бар, бу культурадан елына күрә ярыйсы – гектардан уртача 14,5 центнер уңыш җыйганнар.

-Бик теләп алалар чиста бөртекне, - ди “Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов. – Кирәксенүчеләргә кырларыбыздан салам җыюны да тыймыйбыз. Аны үзебезнең хуҗалык терлекләре өчен дә тюкларга чорнаячакбыз. Быел берсе дә артык түгел.

“Сөлчә” районда иң күбе –730 тонна печән әзерләгән, 3800 тонна сенаж салган, ягъни кышны иркен чыгарлык, план күләмендә.

Бүген җәмгыять кырларында арпа суктыралар. Иске Элмәле  ягындагы участокта дүрт комбайн эшли. Кызу хәрәкәтләнә алмыйсың, чөнки сабаклар кыска, бөртек җирдә калырга мөмкин. Алексей Симухин ярдәмчесе – студент егет Семен Григорьев белән уракка яңа комбайнда чыкканнар.

-Проблема юк, вак-төяккә зарланмыйбыз, - ди комбайнчы.

Фазыл Нуретдинов – Риназ Гатауллинны, Хәлил Мөхиббуллин – Михаил Уламасовны, Вильсур Вафин шулай ук аграр техникумда укучы Александр Малиновны ярдәмче итеп алганнар. Барысы да аңлашып эшлиләр. 400 гектарда игелгән арпа участокларыннан соң 700 гектарлап сабан бодае һәм солы уңышын суктырасы була.

-Көненә ике тапкыр ашаталар, ризыкларны тәмле пешерәләр, - ди КамАЗ йөртүче Әсхәт Билалов.

Ул бу 30 еллык машинада инде унтугызынчы шофер икән. Төрле кулларда булгач, КамАЗ, кем әйтмешли, күпне күргән, күпне кичергән. Әсхәт узган ел барын да төзәткән, яңарткан, көйләгән, матурлаган. Хәзер ватылып тик торганы юк, диләр.

“Сөлчә”дә комбайнчылар кадер-хөрмәттә. Кызыксындыру бар монда. Һәр комбайнчыга– биш, ә ярдәмчеләргә өч төргәк печән, бер комбайн ремонтына егермешәр мең сум акча  биргәннәр. Һәркайсы, нинди культура кирәксенә, шуны, бушлай берәр бункер бөртек алачак. “ДОН”нарда эшләүчеләр арасында җиңүчегә – бер центнерлы, ә җәмгыять буенча беренче урын яулаучыга 3,5 центнерлы үгез бүләк итмәкчеләр.

Быелгы корылык, билгеле, тулаем бөртек җыемын нык азайта. Әмма зарланудан файда юк, хуҗалыкта алдагы көзге чәчүгә җитди әзерләнәләр. 550 гектарда уҗым бодае чәчү планлаштырыла, шуның өчен 450 гектар җир эшкәртелгән дә. Пар җирләрендә чүп үстермәгәннәр. Үзләрендә үстерелгән 150 тоннага якын күчмә фонд орлыклары чәчкечләргә салырлык, яхшы, чиста, әле тагын 10 тонналап элита орлыклар алмакчылар.

Район буенча 8165 гектардан, ягъни тиешленең 18 процент өлешеннән бөртеклеләр уңышы суктырып алынган. Бер гектардан уртача 11,6 центнер уңыш чыга (“Әккәрәй”дә – 19, КүтәмәАГРО фирмасы”нда – 20 центнер).

Көзге чәчү өчен 6581 гектар җир әзерләнгән (48 процент). Бу яктан “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “Серендеев Н.И.” хуҗалыклары мактауга лаек. 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев