Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә” җәмгыятенең иң уңган комбайнчысына дүрт центнерлы үгез бирәчәкләр

Узышып-узышып эшләрсең: “Сөлчә”дә (Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авыллары) игенчеләрне ничек кенә кызыксындырмыйлар.

– Шулай итмичә булмый, комбайнчыларга эш күп. 26 ел колхоз рәисе булып эшләү дәверендә мин мондый уңдырышлы елны икенче тапкыр гына күрәм, 2001дә дә ашлык күп булган иде һәм менә быел. Ходайның рәхмәте, һава торышы килде: яңгыры да яуды, кояшы да нәкъ вакытында кыздырып, игеннәрне өлгертте, – дип сөенечен уртаклашты җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хәмматов.  

Әлеге хуҗалыкта уңдырышлылык гектарыннан уртача 32 центнер тәшкил итә. 
Алексей Симухин уракта  икенче ел эшли, аның “Палессе” комбайны яңа әле.  Ярдәмчесе  Анатолий Митюков белән, иртән комбайнын, ягулык салып, майлап, чистартып эшкә әзерләве иде. Сөйләшеп алдык.

– Мондый елны эшләве дә кызык, менә арпа гектарыннан 33 центнер чыга, яхшы бит инде. Көненә 10 – 12 бункер тутырам, былтыр көне буе йөреп, 3 – 4 бункер җыела иде, – ди Яңа Элмәледән  Алексей Аркадьевич. – Төш вакытында, кичен ашны кырга алып килеп ашаталар, зарланырга юк, рәхмәт. Кадерең булгач, эшләве дә рәхәт.

 

Әлеге хуҗалык басуларында  ике “Палессе”, ике “Дон” комбайны эшли.  “Палессе”лар кабиналарында – кондиционер, аларда җиләс, ә менә кызу кояш астында “Дон”нарда көне буе йөрү – үзе бер сынау. Бу хакта Чирмешәннән килеп эшләүче комбайнчы Мөхәррәм Зөфәровтан сораган идем: “Әйе, мунчаң якта торсын”, – дип елмайды ул.
Механизаторларның авыр хезмәтен исәпкә алып, хуҗалык җитәкчелеге урактагы иң уңган комбайнчыны дүрт центнерлы, бүген суярлык үгез белән бүләкләячәк. “Палессе”лар белән ярышырга кыен булганлыктан, “Дон” комбайнчылары арасында җиңүчегә исә бер центнер ярымлы үгез бирәчәкләр.

– Егетләр бик тырышып эшлиләр. Ремонт өчен, эш хакыннан кала, 20шәр мең сум премия бирдек үзләренә. Комбайнчылар – бишәр, комбайн ярдәмчеләре  өчәр төргәк печән алды. Үз комбайннары бункерларына сыйган кадәр, нинди культура телиләр, берәр бункер икмәк бирәбез. Калган түләүләр – эш күләменнән чыгып, – ди җитәкчеләре Хәмзә Ильяс улы.

 

Хуҗалыкта 500 гектарда, бәлки күбрәк тә булыр, көзге чәчү үткәрәчәкләр, моңа керештеләр инде. Кышкылыкка терлек азыгы – сенаж салалар. Әйе, һәрберсен вакытында эшләү кирәк. 

– Ындыр табагында складларда урын бар, дезинфекция ясалган. Комбайннардан бөртекне 2 – 3 машина ташып тора, аларны читтән дә ялларга туры килде. Халык белән пай җирләре өчен исәп-хисап ясалачак, бодайлата. Бүген безнең өчен иң зур проблемалар – ягулыкның, запас частьләрнең кыйммәт, ә ашлык бәясенең түбән булуы, – ди Хәмзә Хәмматов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X