Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә җиңүчегә үгез бозау биреләчәк

“Сөлчә” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрнең өчтән берендә диярлек, 260 гектардан артык мәйданда минераль ашлама керткәннәр. Соңгы көннәрдә тырмалау агрегатлары да байтак эш башкарган.

–Бүген тырмага биш агрегат чыга, - ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хәмматов. –Тагын берничә көннән уҗым культуралары участокларына да керерлек була, ашлама бар, техника әзер. “Сөлчә”дә орлык та җитәрлек, әлегә ягулыктан өзелмиләр. Көнгә ике тапкыр кайнар аш әзерләнә. Кыскасы, эш көйләнгән.

 

–Башта күпьеллык үләннәр тукландырдым, әле токарь дә мин, - ди кырык елга якын стажлы механизатор Алексей Уламасов. –Кызыксындыра беләләр, хезмәт хакын айныкын-айга түлиләр. Азык та биргәч, бишәр баш мөгезле эре терлек асрыйбыз.

-Бөтен эшне булдыра ул, - дип аны һәм кырга иң беренчеләрдән чыккан Семен Васюткинны да мактап куйды “Сөлчә” җитәкчесе. -Быел язгы кыр эшләрендә җиңүче механизаторга 1-1,5 центнерлы үгез бозау бирергә карар кылдык. Нәкъ бүген март ае өчен хезмәт хакы түлибез.

Җәмгыятьтә терлекчелек тармагы да гел игътибар үзәгендә. Көн саен уртача 3 тоннадан күбрәк сөт саталар. Озакламый савым сыерлары лагерьга чыгар, урыннарын төзәтә башлаганнар да.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” көздән сөрелгән җирләренең 96 процентын, 3700 гектарын тырмалап өлгергән. Монда уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау да көйле бара. 420 гектарда арпа, рапс, көнбагыш чәчеп өлгерделәр.

“Күтәмә АГРОфирмасы”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләрендә дә язгы кыр эшләре темпы, башкалар белән чагыштырганда, югары.

Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 14 мең 510 гектарда уҗым культураларын, 5216 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру, 52 мең 353 гектарда көздән сөрелгән җирләрдә дым каплату, якынча 32 мең гектарда сабанашлык һәм техник культуралар  чәчү бурычы тора.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев