Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә” җәмгыятендә киләсе елда уҗым бодае чәчеләчәк пар җиренә 450 тонна чамасы тирес чыгарганнар

Бу эш бүген дә дәвам итте. Иске Элмәледәге ферма тирәсендә тирес тә түгелә, азыктан инде бушаган траншеялар да калдыклардан чистартыла.

КамАЗ йөртүчеләр Николай Скворцов һәм Әсхәт Билалов урман янәшәсендәге участокка көн саен уртача 30 рейс черемә илтеп бушаталар. Ара ерак түгел, төягечтә эшләүче, хуҗалыкка ярдәмгә килгән Илмир Хатыйпов та бик оста, өлгер.

-Былтыр да монда җибәргән иделәр, байтак тирес түктек. Монда бит эшләргә дә кызык, эшең бетте исә, акчасын түлиләр, Хәмзә Ильясович вәгъдәсендә торучы җитәкче, артыннан йөрергә калдырмый, - ди ул.

 

-Айныкын-айга хак түлиләр, акчалата, терлек азыгы белән дә исәп-хисап ясала, - ди 29 еллык КамАЗны көн-төн төзек йөртүче Николай Скворцов. -Азык булгач, мал асрарга да ансат.

Әсхәт Билалов монда Лашманнан килеп эшли, КамАЗ йөртә. Ул да ышанычлы, иренми торган белгеч.

-Акчасын көнендә түләгәч, без бик риза. Малны да күп асрыйбыз, чынлап әйтүем, безнең иркенләп ике кыш чыгарлык печәнебез, фуражыбыз бар.

 

-Кырда көзге эшләр төгәлләнде. Тагын бер тракторны –“Т 150”не дә ремонтлап бетерсәк, парктагыларга берничә айга ял биреләчәк, - ди җәмгыять җитәкчесес Хәмзә Хаммәтов. -Башка тракторлар төзек. Тырмаларны күптән сафка бастырдык. Бу көннәрдә техниканы кышкы саклауга куябыз.

Хәмзә Ильяс улы әйтүенчә, җәмгыять эшчеләренә хезмәт хакы тулысынча түләнгән, өстәмәләр дә бирелгән. Урак нәтиҗәләре буенча иң зур күрсәткечкә ирешкән комбайнчы Хәлил Мөхиббуллинга дүрт центнерлы мөгезле эре терлек бүләк иткәннәр, көзге чәчү өчен “ХТЗ”да иң күп җир әзерләгән Фаил Әхмәтҗанов центнер ярымлы үгезле булган.

-Хәзер бөтен көч терлекчелектә. Алдагы кыш куркытмый, печән, салам, фураж, сенаж – бар да җитәрлек. Ферма биналары ремонтланган, маллар санын киметмибез, - ди Хәмзә Хаммәтов.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев