Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә“ җәмгыятендә электр энергиясен узган елдагыдан ике тапкыр азрак кулланганнар

“Сөлчә” җәмгыятендә, узган елдагы белән чагыштырганда, быел электр энергиясен сакчыл файдалану 92 мең сум акчаны янга калдырган, ягъни чыгымнар ике тапкыр диярлек кимегән (2017 дә – 176 мең сум булса, быел, 11 айда – 85 мең сум).

– Әллә нәрсәләр эшләмәдек тә кебек, әмма терлекчелек фермаларында электрны кимрәк кулландык. Бердән, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле фермаларында кырыклап гади лампочканы энергияне саклый торганнарга алмаштырдык, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаматов. –Андый лампочкалар яхшы яктырта, моннан тыш кызмыйлар, димәк ут чыгу ихтималы кими, моңа күзәтчелек органнары да бәйләнми. Киләсе елда машина-трактор паркында да шундый энергия саклаучы лампочкаларны-яктырткычларны күбрәк куярга телибез.

Фермаларда җылы су гел кирәк. Элек  “Сөлчә”дә дә аны көне-төне гади җылыткыч кабызып җылытканнар, дистәләрчә мең сум акча тотканнар. Хәзер ике фермада 5 бойлер куелган. 150 шәр литрлы бу савытларда су көндез дә, төнлә дә өчәр сәгать автомат ярдәмендә кайнарлана, программа шулай көйләнгән.

Болай бозау караучыларга да рәхәт, килгән җирләренә, иртәнге сәгать биштә дә су җылынган була. Сыер савучыларга аппаратларны, сыерларның җиленнәрен юу мәшәкать тудырмый.

Быел “Сөлчә”дә яңа техникага акча түкмәгәннәр, булганын сакчыл кулланалар.

– Хәтта иске “ДТ”ны да киләсе елгы кыр эшләренә әзерләп куйдык, - ди Хәмзә Хаматов. –Башка тракторларыбыз да төзек. Тагын бер чәчкеч, тагын бер культиваторны гына ремонтлап бетерәсе бар.

Хуҗалык кырларында рәт-рәт салам эскертләре өелгән, бу азыкны да әрәм итмиләр. Сүз уңаенда, “Сөлчә”дә мал азыгын экономияләмиләр, улаклар сенаж, силос белән тулы, печән кирәгеннән тыш та күп әзерләнгән. Сыерларны, атларны, бозауларны, сарыкларны да фураждан өзмиләр. Чәчүлек орлыклары - запас белән.

Хуҗалык җитәкчесе барын да үзе җентекләп санарга өйрәнгән.

– Средстволарны экономияләргә кирәк, – ди ул. –Әмма малларны дәвалауга, төрле чирләрне кисәтүгә акчаны кызганмау мөһим. Бүген ике атналык бозау 10 мең сум тора, чагыштырып әйтүем, шул акчага дарулар сатып алсаң егермеләп бозауны сау-сәламәт итәсең. Быел гына да 800 мең сумлык дарулар, препаратлар алуыбыз үзен аклый. Аннан соң, вакытында әзерләнгән, витаминлы азыкларыбыз да – дару урынына.

“Сөлчә” фермаларында сөтүткәргечләр куелган. Сак файдаланганга, алар да сирәк чыгымлый.

Ферма мөдире Владимир Кириллов әйтүенчә, көн саен уртача 1800-1900 килограмм сөт озаталар. Кышкы чор өчен начар күрсәткеч түгел.

-Ай саен хезмәт хакы алабыз, соңгы вакытта 17 мең сум бирәләр. Икешәр атна саен алмашынып эшлибез. Зарланырга урын юк, - диләр егерме еллап сыер савучы Галина Павлова һәм Анастасия Митрюхина.

42 даими эшчесе булган “Сөлчә” җәмгыятендә атна-ун көннән ноябрь ае өчен хак түләячәкләр. Салымнары түләнә бара, төрле фондларга бурычлары юк. Акча санаганны ярата шул, алай итсәң ул күпкә, озакка җитә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев