Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" җәмгыяте күпьеллык үләннәр чаба башлый

“Сөлчә” җәмгыятендә язгы кыр эшләре төгәлләнү белән үк механизаторлар азык әзерләү техникаларын комплектлый башладылар.

Июньнең беренче көннәрендә, 300 гектар мәйдан биләүче күпьеллык үләннәрне чабуга керешәчәкләр. Яшел азыкны теземнәргә салуда бер роторлы чапкыч эшләячәк. Кипкән печәнне рулоннарга җыю өчен ике пресс-подборщик әзерләнә.

- Үләннәр начар түгел кебек, һава торышы яхшы килеп, аларны коры килеш җыеп алырга гына язсын. Уңыш үткән елдагыдан ким булмас төсле, - ди җәмгыять директоры Хәмзә Хаматов. - Аннан соң 600 гектарда берьеллык үләннәр өлгерер. Анысын сенажга салырга планлап торабыз.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев