Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" җәмгыятендә карт, кысыр сыерларга урын юк

Бу хуҗалыкта яшь малларны бала караган кебек кадерлиләр, бозаулар арасында үлем-китем турында, күз тимәсен, сөйләмиләр дә. Сыерлар, үгезләр дә файда гына китерә.

-Хуҗабыз (Хәмзә Хаммәтов) бу яктан алга карап эш йөртә, ел саен йөзәрләгән мең сумга медикаментлар алына, ветеринар чаралар вакытында, тиешенчә үткәрелә, - ди “Сөлчә” җәмгыяте ветеринария врачы Тәлгать Булатов.

Хуҗалык әллә ничә елга җитәрлек азык запасы туплаган, барлык төр маллар гел көр һәм тук. Сау булулары шуңа да бәйле. Кайбер ферма биналарына килеп керсәң юеш плитә түбәдән өстеңә тамчы тама. Монда андый нәрсә юк, плитәләр коп-коры. Димәк, вентиляция яхшы, һава алмашы дөрес.

“Сөлчә” җәмгыяте, билгеле, районда иң әүвәл маллар күплеге белән мактаулы. Бүген 743 баш мөгезле эре төрлекләре бар, шулардан 250се – сыерлар. Көтү ел саен яңартыла, яшәрә.

-Быел, карт сыерлар урынына, көтүгә 75 баш тана керттек, алар озакламый бозауларга да тиеш, - ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. -Бездә, гомумән, сыерларның кысыр калганы юк. Быел 248 бозау алдык.

Бу яктан да “Сөлчә”нең эш тәҗрибәсе уңай нәтиҗә бирә. Нәсел үгезләрен читтән, хәтта малчылыкта алдынгы Балтач, Кукмара якларыннан ук кайтаралар. Яшь килеш. Аларны Иске Элмәле фермасында көрәйтеп, көтүгә кушалар.

Яңа Элмәледәге һәм Иске Элмәледәге фермаларда 14 сыер савучы. Алмашлап, 15әр көн савалар. Кызыксынып эшлиләр, айныкын-айга хак түлиләр.

Барысы да мактауга лаек. Алай да Валентина Портнова алдарак, быел иң күп сөт савучы ул икән.

Бу көннәрдә хуҗалык көн саен уртача 1800 килограмм сөт сата. Әлеге күрсәткеч озакламый сизелерлек үсәчәк, сыерларның төп өлеше декабрь, гыйнвар, февраль айларында бозаулый башлаячак.

Уртак казанышларда Дмитрий Ухановның да өлеше зур. Ул Яңа Элмәлегә читтән килгән, колхоз йорт биргән. Җәен көтү көтсә, хәзер малларга азык кертә.

-Кирәк булса, сыер да савам, - ди ул. -Эшләгәнгә акчалата түлиләр. Халык та яхшы биредә.

Яңа Элмәледәге ферма мөдире Владимир Корнилов турында да мактап кына сөйләделәр. Таләпчән, эшне оештыра белә, кирәк икән, үзе үк азык та кертешә.

 

Эш беткәч ял итәргә дә ярый

“Сөлчә” җәмгыятендә, берничә механизаторны санамаганда, бүген барлык торакторчылар һәм машина йөртүчеләр ял итә, яңа ел башларында гына янә эшкә чыгачаклар.

Тракторлар, автомашиналар – барысы да төзек, 150 тырма, 5 культиватор, 3 чәчкеч тә ремонтчылар кулы аша узды, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. –Язгы кыр эшләренә җитәрлек майлар да алып куйдык. Язга таба алар кыйммәтләнә, ул вакытта башка эшләр дә күбәя бит. Үзебезнең акчага, 976 мең сумга яңа чәчкеч тә алдык. Ул кирәк иде. Бөртек комбайннарыбыз да искерде, берне булса да, яңасын аласы килә. Ә менә азык җыю комбайныбызны яңарттык, быел да бик яхшы эшләде, төзек килеш калды.

Машина-трактор паркында яңа төзелешкә дә күз төшә. 54кә 12 метрлы зурлыкта бөртек саклагыч склад сала башлаганнар икән. Каркасларын бастырып та куйганнар, инде цинкланган калай кайтканын көтәләр. Аннары капка ясыйсы, идәнне бетонлыйсы гына кала. Болар өчен дә җәмгыять үз средстволарын куллана. Бөртек дигәннән, соңгы елларда “Сөлчә”дә чәчүлек орлык проблемасы юк, барысын да үзләре үстерә. Киләсе елда чәчү өчен дә сыйфатлы, җитәрлек күләмдә орлык запасы туплап куйганнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев