Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" дә тырмалар эшкә әзер, техникалар кышкы саклауда

Урып-җыю эшләре төгәлләнде дип булмый әле. Райондагы кайбер хуҗалыклар басуларыннан көнбагыш уңышын җыеп аласы бар. Эшләрен төгәлләүчеләргә исә техникаларны кышкы саклауга кую хакында онытмау зарур.

– Анысын эшләдек, менә бездән тормый торганы бар бит әле, салкыннар уҗымнарга зыян салмасын иде, тизрәк кар ятуы кирәк. Көздән ныгып калдылар да бит, ничек булыр, - ди игенчелектә тәҗрибәле белгеч, районның “Сөлчә” җәмгыяте рәисе Хәмзә Хамматов.

Әлеге хуҗалыкта тракторларын сүндерүләренә шактый инде. Алар тиешле барлык кырларын көздән сөреп, эшкәртеп калдырдылар. Язга 1640 гектарда чәчү эшләре башкарасы бар, шуны да шартына китереп, вакытында эшләми шул.ул чорга тырмасы, тракторы – бар да әзер булырга тиеш. Техникаларны кышкы саклауга кую да – мөһим таләп. Язга кирәгәчәк 150 тырманың барын да озакка сузмыйча ремонтлап та куйганнар “Сөлчә”дә.

- Көннәр җылы вакытта, сентябрь аенда ук сүтеп җыйдык. Лашманнан Камил Фатыйхов бу эшне тулысынча берүзе “кып иттереп” куйды. Бер тырма өчен 350 сум түләргә килешкән идек. Эшләде – акчасын алды, - ди Хәмзә Ильяс улы.

Культиваторларны ремонтлаучылар да үпкәле булмас, дип ышандыра хуҗалык җитәкчесе. Дүрт культиваторның икесе әзер. Эштән туктаган тракторчылар Борис һәм Владимир Никитиннар, үзе тракторчы, токарь, эретеп ябыштыру эшенә дә маһир Алексей Уламасовлар эшләп куйган моны. Культиваторларның лапаларын ышыкка кертеп куйганнар.

-Тырмалар да эчтә, корыда. Яңгырда, карда күгәреп ятарлык түгел. Дүрт - бөртек, ике азык комбайнын кышкылыкка саклауга куйдык. Көпчәкләре күтәртелгән, буялган. Тиешле узеллары салдырылып складка урнаштырылган: еракка куйсаң, якыннан алырсың диләр бит, - ди Хәмзә Хамматов. -Техникаларны шулай сакласаң да чак кына. Алар бик кыйммәт хәзер. Әле эш башланып, кырга чыккач та, ватылып, чыгымнары күп була.

Тракторларыбызны да ремонтлыйбыз. Көпчәкле МТЗ-1221 тракторы двигателе тосол агыза иде, егетләр шуны карый, зур ремонт түгел.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, райондагы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында исәпләнүче 237 тракторның - 97сенә, 98 комбайнның - 59ына, 132 чәчкечнең 99ына ремонт таләп ителә. 8 чәчү комлексын, 81 культиваторны төзәтергә кирәк. 2895 тырманың да 300е генә әзер... 


БЕЛГЕЧ СҮЗЕ.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Радик Назыйров:

-Тырмаларны “Сөлчә”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләре тулысынча ремонтлап куйды. Соңгысында авыл хуҗалыгы машиналары да әзер. Чирмешәнагролылар хәзер автомашиналарын карый. Кызганыч, кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларында техникалары кырдан ничек кайткан, шул килеш басып тора. Чистартылмагач - чери, озакка җитми бит инде ул. Чүптән, азык, салам, печән калдыкларыннан арындырып, тиешлеләрен җирдән күтәртеп, шланг, каешларын салдырып куярга кирәк. Механизаторлар, җитәкчеләр моны бик яхшы белә, тик кайберләре эшләре башкарасы бар, шуны да шартына китереп, вакытында эшләми шул.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев