Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Пайчылар үз өлешен алырга тиеш

"Күтәмә АГРОфирмасы" пай җирләре хуҗалары белән июль аенда ук исәп-хисап ясаган. Хуҗалык җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина әйтүенчә, халыкка аны 1 гектарына 600 сум исәбеннән акчалата түләгәннәр. Ә башка хуҗалыкларда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнгән? -Безнең 200дән артык пайчыбыз бар, - ди "Чирмешән АГРО" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров. - Аларга пай җирләре өчен...

"Күтәмә АГРОфирмасы" пай җирләре хуҗалары белән июль аенда ук исәп-хисап ясаган. Хуҗалык җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина әйтүенчә, халыкка аны 1 гектарына 600 сум исәбеннән акчалата түләгәннәр. Ә башка хуҗалыкларда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнгән?

-Безнең 200дән артык пайчыбыз бар, - ди "Чирмешән АГРО" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров. - Аларга пай җирләре өчен шикәр комы тараттык.
"Сөлчә" җәмгыятендә арендада 2140 пай җире исәпләнә. Җәмгыять директоры Хәмзә Хамматов сүзләре буенча, Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле халкына пай җирләре өчен бөртек таратканнар, печән биргәннәр. Салымнар да түләнгән.
-Халыкка пай җирләре өчен печән, салам бирдек, - ди "Камалов Р.Ә." хуҗалыгы җитәкчесе Рәдис Камалов.
"Лашман - АГРО"да һәр пайга бер центнер исәбеннән бөртек бирә алганнар.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятендә хуҗалыкта эшләгән пайчылар гына пайга печән алганнар.
-Әлеге мәсьәлә безнең контрольдә тора. Хуҗалык җитәкчеләре алдына халык белән пай җирләре өчен исәп-хисап ясау бурычы куелды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов.- Күпчелек җәмгыятьләр үстерелгән уңыштан пай хуҗаларына өлеш чыгардылар. Кайберәүләрдә бу эш дәвам итә. Әмма "Алга", "Үтәмеш", "Чирмешәнагрохезмәтләре", "Кара Чишмә" хуҗалыкларында бу мәсьәлә һаман проблемалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан