Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мордва Афонькәсе фермеры сөт сатып табыш ала

Мордва Афонькәсендә яшәүче фермер Илья Варкичев соңгы вакытта сөт җитештерүгә җитди алынган. Аның хуҗалыгында 20 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 савым сыеры бар. Болардан тыш, 100 баш дуңгыз да асрыйлар. -Бүген сөт җитештерү белән шөгыльләнү бик отышлы, - ди хуҗалык җитәкчесе Илья Григорьевич. - Ай саен сатылган продукциядән...

Мордва Афонькәсендә яшәүче фермер Илья Варкичев соңгы вакытта сөт җитештерүгә җитди алынган. Аның хуҗалыгында 20 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 савым сыеры бар. Болардан тыш, 100 баш дуңгыз да асрыйлар.

-Бүген сөт җитештерү белән шөгыльләнү бик отышлы, - ди хуҗалык җитәкчесе Илья Григорьевич. - Ай саен сатылган продукциядән акча кереп тора. Әйтик, җәй көне без ай саен уртача икешәр тонна сөт сатып, 45-48 мең сум акча эшләдек. Бүген азрак, көн саен уртача 80 килограмм тапшырабыз.
Варкичевлар өчен үсемлекчелек тә - табыш чыганагы. Арпа, бодай, күпьеллык үләннәр үстерәләр. Бөртекләренең бер өлешен орлыкка салып куялар, малларга фураж өчен калдыралар, калганын авыл халкына саталар. Пай җирләре өчен дә өлеш чыгаралар. Хуҗалыктагы 425 гектар җирнең 236 гектары - пай җирләре.
"Варкичев" та ике комбайн, дүрт трактор, бер КамАЗ бар. Хуҗалыкта биш кеше хезмәт куя. Былтыр кредитка бер яңа трактор алган булганнар, аны кап­лаганнар да. Дәүләт тә фермерларга ярдәм күрсәтә, мәсәлән, ашламага, ягулыкка субсидия биргәннәр. Таналарны да өстенлекле кредит исәбенә алганнар.
-Малларга кышкылыкка җитәрлек күләмдә азык та хәстәрләп куйдык, - ди фермер. - Эшләр бара. Продукциягә дә сорау бар. Дуңгыз итен күрше Лениногорск районыннан даими клиентларыбыз килеп алалар. Ярминкәләргә дә алып чыгабыз. Бүген безнең төп проблема - фермага юл юк. Аеруча яз -
көз авыр. Арасы да күп түгел, асфальтка 300 метр чамасы, әмма үзебез генә булдыра торган эш түгел шул. Менә шул мәсьәләне хәл итәргә булышсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мордва Афонькәсе авылы фермеры Варкичев