Лагерка фермерлары иртә тора
Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә өч елда алты мини-ферма төзелгән һәм алар барысы да Лагерка авылында. Авыл җирлегендәге 90 савым сыерының 35 се мини-фермаларда асрала. Гомумән алганда да, Лагеркада сыерлар күп. Барлык сөтлебикәләрнең бишесе - Мордва Афонькәсендә, тагын бишесе – Ишлинкада.
Мини-ферма хуҗаларының өчесе дәүләт ярдәмен әле быел гына алып, хуҗалыкларын киңәйткәннәр.
Юрий Павловның мини-фермасында биш баш савым сыеры асрала. Үзләренең тана бозауларын үстереп аларны сигез башка җиткерергә планлыйлар. 20 баш сарыклары, кош-кортлары да бар. Абзарда хатыны Анна Кирилловна һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләүче уллары Федорга да эш җитә.
Павловлар малларын иртә яздан кышка кадәр ачык һавада асрыйлар. Мин барганда, беренче кар яуган көнне, алар малларын эчкә кертергә җыена иделәр. Җәй буе абзар ял иткән, коры, чиста, ялт итеп тора. Сигез баш сыерга, бәйләп асрау өчен, уңайлы урын ясалган.
-Бүген сыерларның күпчелеге ташлаткан, җәй көннәрендә 45-50 литр сөт саттык, хәзер алай ук түгел инде, - ди хуҗабикә Анна Кириловна. - Сөтне Иске Кадидан килеп алып китәләр, аен-айга исәп-хисп ясап баралар, гел тере акча кереп тора, эшләргә кызык кына.
-Йокы аз эләгәдер инде мондый зур хуҗалык белән? - дигән сорауга Анна Кирилловна: "Хәзер озак йоклыйм, сәгать биштә генә торам, җәй көне дүртенче яртыдан аякта булабыз. Исәнлек булганда эшләве рәхәт кенә. Сыерларны саварга аппаратыбыз бар, дөрес, кайбер вакытларда кул белән дә савам", - диде.
Павловлар быел көтү көтеп азапланмаганнар, үзләренә электр көтүче сатып алганнар. Мөгезле эре терлекләрен һәм сарыкларын иртән кырга илтеп, кич белән куып кына кайтканнар. Көне буе үз эшләре белән мәшгуль булганнар.
-Чиратлап көткәндә, маллар күп булгач, берәр атна рәттән көтүгә чыгарга туры килә иде, - ди Юрий Евграфович. - Быел тынычлап печән әзерләдек. Авыл янында печәнлекләр күп. 2012 елда сатып алган Т-25 тракторына махсус чапкычыбыз, печән җыйгычыбыз һәм азыкны төргәкләргә (тюк) җыю җайланмабыз бар. 15-20 килограммлы бу бәләкәй төргәкләрне печәнлеккә урнаштыру да җайлы. Печән вакытында балалар да, туганнар да булыша, күмәкләп эшлибез.
Павловлар техникалары белән авылның башка фермерларына да булышалар, шуның өчен сигез зур төргәк печән биргәннәр. Ишле малга азыгы да күп кирәк, берсе дә артык булмый. Фуражны пай җирләре өчен дә бирәләр, аны сатып та алалар фермерлар. Киләсе елга пай җирләрен үзләренә теркәргә дә планнары бар.
-33 гектар пай җиребез бар, язга шуның күп өлешенә күпьеллык үлән, ә беразына фураж өчен бөртек чәчәргә исәп, - ди Федор Юрьевич. - Авылдагы фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникалары бар, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшибез, эшлибез.
Андрей һәм Марина Моляковлар мини-фермаларын 2016 елда төзиләр, савым сыерларының санын сигез башка җиткерәләр.
-Миңа маллар янында ошый, яшьтән әни янында фермада эшләп үскәнгәдер, авырлыгын да сизмим, - ди Марина. - Башта бер сыер асрадык, аннары танабызны да сыер ясадык. Әкренләп абзарны зурайтып, сыерлар санын арттырдык. Дәүләт ярдәме хакында ишеткәч, аннан файдаланырга булдык. Абзарга янкорма ясап, сигез баш сыер сыйдырышлы иттек. Әле бит аларның бозаулары да бар, дуңгызлар да асрыйбыз.
Җәй айларында Моляковлар 45-50 литр сөт сатканнар, ай саен, уртача, гаилә бюджетына 15 мең сум акча керә. Бүген сыерларның ташлатканнары да бар.
Кыш чыгарлык мал азыгы – 20 төргәк печән, 14 төргәк салам сатып алганнар, фуражны кирәк саен, аз-азлап кына алалар. Чама белән елга 4-5 тонна фураж бетә икән малларга.
Ялкау кеше фермер була алмый, Марина кебек иртән дүрттә торып, соң ятсаң гына барысына да өлгереп була. Моляковларның булышчылары - уллары һәм кызлары үсеп килә, озакламый гаиләгә тагын бер бәләкәч алып кайтачаклар икән.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев