Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лагерка фермерлары бер елда 480 мең сум акча эшләгәннәр

Алар моннан 18 ел элек кирпечтән төзелгән яңа йортларына әти-әниләреннән мал-туарлары белән күченәләр. Ул чакта сыерлары бер генә булса, бүген сигез баш ук.

-Кайдан гына алсак та, сыерлардан гел уңдык, - ди Петр Мишкин. –“Сөлчә” хуҗалыгында үстерелгән “Ромашка” җәйге вакытта утызар килограмм сөт бирә. Башкалары да зур гәүдәле, аппетитлылар. Ашаган малны карарга да кызык бит.

Аларның маллары да хуҗаларыннан уңган. Былтыр 10 тонналап чөгендерне, байтак кабакны тәмләп ашаганнар. Йөртергә уңайлы булсын дип, Петр Николаевич люцернадан җыелган төргәкләрне дә артык зур итмәгән. Үзенең техникасы бит, ничек кирәк, шулай эшли.

-Ике пай җирем, КамАЗым, тракторым, тагылма агрегатларым да бар, - ди Мишкин. –Абзар төзүдә дәүләт биргән 200 мең сум субсидия акчасы да бик ярап куйды. Бушлай алынган сыер саву аппараты да эшебезне күпкә җиңеләйтә.

-Фураж да күп кирәктер? – дим Лагерка фермерына.

-Әйе, 20 тонна чамасы запассыз булмый, - ди ул. –Аны урак вакытында үзебездәге күп җиргә ия җирле фермерларга булышып та, ягъни үзенә күрә бартерга алам. Фураж тарттырырга кечкенә тегермән-ваклагычыбыз бар.

Аларның абзарлары артык иркен димәссең, алай да чылбырдагы сыерлары алдына зур улаклар ясап куйганнар, тирес чистарту да җайлы. Суны шланг тартып агызалар.

Язга чыккач Мишкиннарның абзарлары көндез буш тора. Ике ел элек үзләренә электркөтүче кайтарткач, бу яктан да иркен сулыш алалар.

Бер почмакта печән чемченүче, елкылдап торган танага да күз төште. Аны бәлки сыер итәрләр, нәселгә калдырырлар. Күптән түгел туган ике яшь бозауларын сатып акча эшләмәкчеләр.

-Февральдә, мартта тагын ике сыерыбыз бозаулаячак. Әмма икесен каплатасы бар, әле белешкән идем дә, орлык юк, диделәр. Без бит сыерларны ясалма юл белән каплатабыз, аның отышлы булуына инана барабыз.

Узган елда Мишкиннар 25 мең 700 килограмм сөт сатып, 480 мең сум керем алганнар. Бүген дә алардан ике көнгә бер тапкыр уртача 110 кило сөт алып китәләр. Гаилә бюджетына ярый бит.

Аларның даими эш урыннары да бар: Петр Николаевич мәктәп котельные операторы, Ирина Витальевна, – укытучы. Өч бала үстерәләр, берсе яннарында, әлегә мәктәптә укый. Әти-әниләренә булышырга әзерләр икән.

-Малларны үзебез өчен асрыйбыз, моның мактанырлык бер гаҗәбе дә юк, - ди Ирина Витальевна тыйнаклык күрсәтеп.

...Инде кичке эшләргә дә вакыт җитә. Петр Николаевичка бүген тагын тракторын кабызасы – әниләре бакчасы янына ул һәр көнне тирес менгерә, шунда өя бара. Чөгендер участогына менә дигән ашлама. Аны да кешедән, кемнәндер сорыйсы түгел, үзеңнеке.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев