Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Котыш кырларында комбайннар бункерлары тиз тула

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртеклеләрнең 12 процентыннан, 5128 гектардан уңыш суктырып алынган. Гектар көче 40 центнер.

Быел уҗым бодае нык уңды. Әлегә ул гектардан уртача 41,8 центнер уңыш бирә.

Уракта “ЧИРМЕШӘНАГРО” алда. Монда бөртеклеләрне тиешледән 27 процент мәйданнан, 760 гектардан суктырып өлгергәннәр, уңыш 46,6  центнер (гектардан). Уҗым бодае уңышы тагын да югары -  52,1 центнер. “БИО АГРО” комбайннары 3120 гектарда (20 процент) эшләгән.

Әлеге районда иң югары уңыш “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятендә (Иске Котыш) -  гектардан уртача 51 центнер. Монда да уҗым бодае нык уңган, яхшы тәрбия күргән. Биредә бу культура 1000 гектар мәйдан били, 300 гектарында комбайннар узган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев