Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Комиссия Чирмешән районының алты хуҗалыгында булды

    Кыйммәтчелек заманы, өстәвенә быелгы корылык авыл хуҗалыгы белән көн күрүчеләрне аеруча сыный. “Беларус” тракторының бер арткы көпчәге генә дә 50-60 мең сум торсын әле! Булганның кадерен белергә өйрәнерсең шул.

    Шуңа күрә, техникаларны кышкы саклауга кую һәм  язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә кагылышлы хәлне тикшерүче комиссиянең кайбер хуҗалыкларыбызга киңәшләре, хәтта дәгъвалары бик урынлы. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән һәм үзебезнең район белгечләреннән торган “десант” күптән түгел районның алты зур хуҗалыгын шушы җәһәттән тикшерде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Ильяс Гатауллин һәм Радик Назыйровтан шул сәфәрнең нәтиҗәләре хакында белештек. Алар әйтүенчә, соңгы елларда бу яктан “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә уңай якка үзгәрешләр сизелә.

    -Комбайннар тәртип белән тезеп куелган. Шактый техника ышыкта, гараж эчендә, аларны төзәтү өчен җылы бина бар. Видеокүзәтү камералары куелган, - ди идарә консультанты, элеккегечә әйткәндә, баш инженер Радик Назыйров.

    Әйе, бүген күзәтү җайланмалары да бик мөһим, техниканы кышкы салкыннардан, кардан гына түгел, угрылардан да саклыйсы бар шул. Тимер-томырга кызыгучылар күп хәзер.

     3 мең гектардан күбрәк чәчүлек җирләренә ия  “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”  җәмгыятенә  язгы кыр эшләренә кадәр ике “Нью-Холланд” тракторының двигательләрен ремонтларга кирәк. Хәзер көнбагыш астына җир әзерләү өчен культиваторлар төзәтәләр.

     -“БИО АГРО” районда – иң зур хуҗалык, ялгышмасам, 30 мең гектарга якын чәчүлек җирләре генә бар. Анда хәлләр ничек? - дим әңгәмәдәшләремә.

    -Аларда хәзер ике база: Чирмешәндә  культиваторларны төзәтеп, аннан Түбән Кармалкадагы базага илтәләр. 18 бөртек җыю комбайннары бар, 20 дистәгә якын тракторлары. Аларга зур ремонт кирәкми, культиваторларның 30 проценты әзер, - ди Радик Назыйров.

    -Бу көннәрдә “Туман” ашлама сиптерү техникаларын да ремонтлыйлар. Аларның пластмасса үткәргечләре, шланглары кышкы салкыннарда туңып ярылырга, шартларга мөмкин, система туңмасын өчен, аңа антифриз тутырып калдыралар, - дип өстәде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары  Ильяс Гатауллин.

    Казаннан килгән комиссия “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте техникларының кышкы саклауга куелышын, язга әзерлек эшләренең барышын ошаткан.

    -Монда Кытайда җитештерелгән ике тракторга гына запас частьләр көтәләр, заказ биргәннәр, тырмалар ремонты төгәлләнгән. Техникалар җылыда ремонтлана, менә дигән шартлар булдырылган, - ди Ильяс Нәгыйм улы әлеге хуҗалык турында.

     “Әккәрәй” җәмгыятенең чәчүлек җирләре – 5 мең гектарлап.

    -Бу хуҗалыкта дүрт АКРОС бөртек комбайны бар. Аларга да, башка кайбер хуҗалыкларга да комиссиянең бер дәгъвасы: комбайннарның ременьнәрен - каешларын бушата төшәргә кирәк, алай итмәсәң, алар салкында чарпаланырга, ярылырга мөмкин. Комбайн көпчәкләренең һавасын да кышкылыкка бераз чыгарып калдыру зарур, - ди Ильяс Гатауллин.

    -Көпчәкләрне сакларга кирәк.  Әнә бер хуҗалык җитәкчесе сөйләп торды әле, аларга ике пар трактор тәгәрмәче 100 мең сумнан артык бәягә төшкән.  Берсе 50-60 мең сумнарга тарта. Ә бер бәләкәй генә каеш та 5-6 мең сум чамасы тора, - ди Радик Назыйров. – Күз алдыгызга китерегез, әгәр бер комбайнның  каешларын, чылбырларын, цилиндр манжетларын тулысынча алмаштырсаң, чама белән  500 мең сум чыгарып саласы була. Цилиндрларны да  солидоллап, төреп куярга кирәк. Сигментларны майлап куйсаң, озакка җитә.

     “Сөлчә” җәмгыятендә  тырмаларны июль аенда ук төзәтеп куйганнар.  Аларның берсен ремонтлаган өчен 350 сумнан исәп-хисап ясаганнар.

    -Тырма гына димәгез, аны да бик яхшы ясарга кирәк, ул биш төрле функция үти, уңдырышка нык тәэсир итә, - ди Ильяс Гатауллин.

    “Сөлчә”дә культиваторларны ремонтлыйлар, җылы урында.

    -Аларда дүрт комбайн: иске ике комбайннары ачык мәйданда торса, ике яңасы складта - җил, яңгыр, кар күрсәтмиләр, кем әйтмешли, аларга кыр тузаны да җиткән, - ди Радик Назыйров.

    Кыр тузаны кунмасын дигәннән, базалары Иске Котышта булган “Тепсуркаев В. Ә.” җәмгыяте  быел гына өч өр-яңа комбайн сатып алган. Хәзер ургычларны - жаткаларны комплектлыйлар. Инде барлыгы җиде комбайннары сафта. Хуҗалыкта бу көннәрдә тракторлар ремонтлыйлар. МТЗ-82 двигателен төзәтеп, “обкатка” ясаганнар, инде Т-150нең тапшырулар тартмасын сафка бастырасы.

    -Гомумән, район буенча хуҗалыклары техникаларына бәя начар түгел. Дәгъвалар, киңәшләр бар, аларны төзәтү зарур. Иң мөһиме, техника иртә яздан кырга чыгарлык хәлдә булсын, язын - сазга, көзен көлгә чәч дип белми әйтмәгән бабаларыбыз. Бүген кайбер хуҗалыкларда техникалар нык искерде, машина-трактор паркларын яңартасы иде. Аннан соң, яңа техника алганда, аларны,  белеп, перспективаны күзаллап эш итү зарур, - ди Ильяс Гатауллин.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: