Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әккәрәй” җәмгыятендә сенаж салу озакка сузылмый

“Әккәрәй” җәмгыятендә пландагының 56 проценты кадәр, ягъни 1500 тоннадан күбрәк сенаж салып та өлгергәннәр.

Әлеге сан көн саен уртача 300 тоннага үсә бара. Зур, нык базга костер, эспарцет та салганнар, ваклап, инде люцерна ташыйлар. Моңа дүрт берәмлек техника җәлеп ителгән.

Баздагы азык сыйфатлы булсын өчен, аны, бердән, тиешле дымлылыкта урырга, аннары яхшы таптап, тыгызлап, санаулы көннәрдә салырга кирәк.

-Бу массаны көндез ике трактор таптап тора, - ди җәмгыять идарәчесе Илназ Хафизов. -Төнлә бер трактор эшли.

Сенаж хәстәрләүдә азык урдыручы комбайн йөртүче Денис Матягинның, базда тыгызлап торучы Юрий Советниковның, тракторчы Петр Сипатровның һәм башкаларның өлеше зур.

Азык әзерләүчеләргә көненә ике тапкыр -  төшкә һәм кичке якта аш хәстәрлиләр, аны кырга ук илтәләр. Бер өлешен премия итеп, байтак механизаторга печән дә биргәннәр. Хезмәт хакы ягыннан да тоткарлык юк, диделәр.

“Әккәрәй”дә печән запаслары да көннән-көн арта. Аны 300 тонна җыеп та куйганнар (63 процент). Кукуруз базы да әзер. Әлеге культура 200 гектарда чәчелгән.

Илназ Хафизов әйтүенчә, базга саласы үләннәр байтак әле, аның булуы яхшы. Гомумән, җәмгыятьтә кышка гел мул азык запасы белән керәләр, ул язга кадәр иркен җитә.

Уракка әзерлек тә күз уңында. Дүрт бөртек комбайнында кемнәр эшлисе билгеле, аларның берничәсе комбайнын тагын бер тапкыр карый да башлаган, берничәсе азык әзерләүдә катнаша.

Җәмгыятьнең Ульяновкадагы бөртек киптерү агрегаты, складлар да эшкә әзер диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X