Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әккәрәй” җәмгыятендә 223 тонна печән әзерләгәннәр дә

Бу хуҗалыкта кышны иркенләп чыгарлык печән запаслары бар.

-Кичә спарцет үләненнән 92 төргәк чорнадым, - ди ерак түгел участокта эшләүче Юрий Ефимов. -Бүген дә туктап тормадым. Үләннәр тиз кибә, көн бик эссе, Өч еллык “Беларус” тракторында кондиционер булгач ансатрак, билгеле. Иң игътибар сорый торганы – шпагат җепнең әйләнешен көйләү. Рәхмәт, төшке аш ашаттылар. Кирәксә, терлек азыгы да бирәләр.

Кайбер урыннардагы кебек, монда үләннәрне, яфраклары коелып коры сабакка калганчы җирдә яткырмыйлар, вакытында, яшел, туклыклы хәлендә җыялар.

Ферма янында костер, люцерна төргәкләреннән эскертләр өелгән. Монда бүген Югары Кәминкә ягыннан дару кебек шәп, туклыклы козлятник төргәкләре ташыйлар. Әле генә тагын ике трактор арбасына төялгән 12 төргәк кайтты, юлда печәнле КамАЗ да күренде. Олег Охотников һәм Степан Красновлар биредә, берсе – Сосновкадан, икенчесе Девичья Полянадан килеп, макталып, тырышып эшлиләр.

-Үләннәр чабуга көн саен 1 чапкыч, 2 пресс-җыйгыч, 1 әйләндерү агрегаты чыга, - ди инженер Рәсим Әгълүков.

Азык әзерләүдә эшләүче техникага эш бар әле. Утыз Имән янындагы участоктан җәмгыять эшчеләренә һәм пайчыларга да өлеш чыгачак, башка авыллардагылар белән дә, кирәксенүчеләргә, терлек азыгы бирергә җайлары бар.

“Әккәрәй” җәмгыятендә хезмәт хакын ай саен ике тапкыр түләп баралар, димәк, эшкә кызыксыну бар.

Тулаем, район буенча  әлегә 2016 тонна печән хәстәрләнгән, ягъни план 43 процентка үтәлгән. “Сөлчә” җәмгыяте үзе генә иң күбе - 421 тонна (планның 58 проценты) печән запасы туплаган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев