Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кармышта сарыкларны да “электр көтүче” саклый

Кармышта яшәүче Хамит Шәмгунов хуҗалыгында 30 баш сарык асрыйлар. Авылда сарык тотучылар тагын бар. Дөрес, соңгы елларда көтү чыкмау сәбәпле, аларның баш саны сизелерлек кимегән.

Хамит әлеге проблеманы үзенчә чишкән. Башка авылларда сыерлар өчен “электр көтүче” урнаштырсалар, ул сарыклар өчен әлеге җайланманы Белоруссиядән үк кайтарта.

-Интернеттан сатучыны табып, “электр көтүчегә” заказ бирдем. 25 мең сум тора. Тимерчыбыклары 50 километрга җитә, -ди Хамит. – Кыш көне үк казыкларын әзерләп куйган идем. Җиһаз кайту белән авыл җирлеге Советы бүлеп биргән 20 гектарга якын мәйданны авылдашлар белән тотып куйдык. Сыерлар өчен, нигездә, тимерчыбыкларны ике рәт кенә урнаштыралар, сарыкларга өч рәт куйдык, машина аккумуляторына тоташтырдык. Бүген көтүдә 80гә якын баш сарык йөри. Башкаларга да әйттем: “Китерегез, көтүлек зур, урын барысына да җитәрлек”.

Хамит Малик улы әйтүенчә, сарык асрау отышлы, аңа гел сорау бар, әллә кайлардан килеп алалар. Ул нәселле тәкә дә алган, киләчәктә сарыклар санын артырырга ниятли.

Сүз уңаеннан, авылда сыер көтүенә көтүче яллаганнар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев